Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [21.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

7. ҺУННАР — ИҢ БОРЫНГЫ ТӨРКИ БАБАЛАРЫБЫЗ


Моннан 2—3 мең еллар элек хә­зерге Монголия һәм Төньяк Кы­тай далаларында, Байкал күле буйларында һәм Алтай таулары тирәсендә төрки кабиләләр яшә­гән. Кытай елъязмалары аларны сөннәр яисә һуннар дип йөрт­кәннәр.

— Һуннарның безгә ни катна­шы бар соң? — дип сорарсыз сез.— Алар әнә нинди еракта яшә­гәннәр ич. Безнең төп бабалары­быз болгарлар түгелмени?

Сорауларыгыз урынлы. Әмма сабыр    итик.   Исемнәре   болгарларларга  кадәр берничә йөз ел элек мәгълүм булган һуннар белән та­ныштырып китүебез юкка гына тү­гел. Менә тыңлагыз.

Борынгы    кытай    елъязмачысы һуннар турында,  алар  бик көчле һәм    күпсанлы    халык,    беркемгә дә   буйсынырга   теләмичә,   аерым дәүләт 

булып  яшиләр,  дип  язып калдырган.   Аларның   үз   патша­лары — каганнары —

булган,     ха­лык  белән  идарә  итүнең  үз  тәртипләре яшәгән. Кырыс табигать  шартларында аларга шәһәр, авыллар   кору,   игенчелек   белән   шөгыльләнү мөмкин булмаган. Шуңа күрә һуннар мал асраучылык бе­лән көн күргәннәр һәм күчмә тор­мыш иткәннәр. Ат һәм сарык асрау   аларның   төп   шөгыле,   байлыгы   һәм   яшәү   чыганагы   булган.

Һуннарның бер өлеше утрак тормыш белән дә көн күргән. Архео­логлар Байкал күле буенда, Улан-Удэ шәһәреннән ерак түгел, Иволга поселогы янында аларның зур гына каласын казып тикшерделәр. Биредә дистәләрчә йорт урыннары, ашлык саклау базлары, тимер һәм төсле металлар кою өчен махсус ясалган мичләр, төрле һөнәр ия­ләренең эш кораллары табылды. Тимердән, бронзадан һәм сөяктән искиткеч зур осталык белән ясал­ган әйберләрне, дулкынсыман би­зәкләр төшерелгән чыдам балчык савыт-сабаларны күреп, әле хәзер дә гаҗәпкә калырлык!

Әлбәттә, ел әйләнәсендә берничә йөз, хәтта мең чакрымнар үтеп, бертуктаусыз диярлек көтүлектән көтүлеккә күченеп көн күргән ха­лык калаларда яшәмәгән. Алар­ның туган җирләре — иксез-чик­сез далалар; торыр урыннары — тиз җыела торган киез тирмәләр; киемнәре — җылы тун, йомшак та­банлы тире итекләр, мех бүрекләр; ашау-әчүләре ит, сөт, кымыз, эрем­чек булган.

Һуннарда хәрби эш бик югары дәрәҗәдә торган. Шул чорның иң камил сугыш кораллары, бигрәк тә ук һәм җәяләр, аларда гына була. Сызгыра торган уклар турында ишеткәнегез юкмы сез­нең? Һуннар уйлап тапкан корал ул. Тимер ук очына сөяктән ясал­ган сыбызгы куеп атканнар. Көт­мәгәндә, меңнәрчә җәядән уклар очыртканда, дошманның халә­тен күз алдына китереп кара­гыз.

 

Һун җайдагы. Борынгы рәсем.

Моннан 2200 еллар элек, Модэ исемле каган (патша) вакытында, һуннар дәүләте бик нык көчәеп китә. Алар, үзләренең күршеләрен бер-бер артлы тар-мар итеп, Кытай дәүләте белән аяусыз көрәшкә күтәреләләр, күп кенә җирләрен тартып алалар. Модэ каган җитәк­челегендәге һун гаскәре кытай­ларның 320 меңлек зур армиясен камап ала һәм аны җиңелүгә ду­чар итә. Шушы вакытлардан соң Кытай дәүләте һуннарны үзе бе­лән бер дәрәҗәдә көчле дип таный һәм озак еллар буена аларга са­лым түләп тора.

Кытай императоры һуннарны илдән куып чыгару һәм аларны бөтенләй юк итү теләге белән яна. Ике арада өзлексез сугышлар булып тора. Һуннарның һәм баш­ка күчмә кабиләләрнең һөҗүмен туктатып тору өчен кытайлар илнең төньягында йөзләрчә чак­рымга сузылган биек таш стена төзергә керешәләр. Ул заманнар­да салынган Бөек Кытай стенасы әйбәт сакланган хәлдә безнең көн­нәргә кадәр килеп җиткән.

Ике күрше арасында берөзлек­сез диярлек барган сугышлар һун­нарны     әкренләп көчсезләндерә.Аларның үзләре арасында да бер­дәмлек бетә. Дәүләт берләшмәсе икегә таркала. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, ди бит халык. Шулай булып чыга да. Тиздән кытайлар һәм алар ягында торып сугышучы башка


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^