Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [35.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

12. СУГЫШНЫ ТУКТАТКАН КҮН ИТЕКЛӘР


Болгар иленең хуҗалыгы үз чо­ры өчен зур үсеш дәрәҗәсенә ире­шә. Кара туфраклы уңдырышлы басуларда күкрәп ашлык үскән. 10 нчы гасыр сәяхәтчесе Ибн Рустә: «Болгарлар игенчелек белән шөгыльләнүче халык, һәм алар һәртөрле бөртекле ашлык: бодай, арпа, тары һәм башкаларны игә­ләр»,— дип язып калдырган. Иген­не уңайлы итеп эшләнгән урак, чалгы белән җыеп алганнар. Аш­лыкны башаклы килеш амбарлар­да, ә тиз арада куллану өчен дым үтмәслек итеп эшләнгән тү­гәрәк баз сыман чокырларда яи­сә зур чүлмәкләрдә саклаганнар. Һәр өйдә кул тегермәне булган. Мондый ярма ясагыч кечкенә тегермәннәр безнең авылларда хә­зер дә очрый әле. Зур тегермән ташлары атлар көче белән әйлән­дерелгән. Бөртек ике ташлы тегер­мәндә әйбәт тартылган, таш кы­рыеннан   җылы   он   агып   торган.

Болгар иленә сәяхәт итүче Ибн Фадлан: «Аларның ризыгы — та­ры белән ат ите, ләкин бодай белән арпа да бик күп»,— дип яза.

Ашлык нык уңган. Ул чит ил­ләргә сату өчен дә җиткән. Күр­шедәге Борынгы Рус җирендә ашлык уңмаган еллар еш булган. Рус елъязмачылары мондый ел­ларда болгарларның ярдәмгә ки­лүләре хакында язалар. Алар ашлык алып киләләр, русларны ач­лыктан коткарып калалар.

Мул үләнле болыннарда, көтү­лекләрдә маллар утлап йөргән. Алар ат, сыер, сарык, кәҗә кебек хайваннар асраганнар. Болгарлар­ның мал-туары да башка тирә-юнь халыкларыныкыннан эре булула­ры белән аерылып торган. Алар беркайчан да дуңгыз асрамаган­нар. Ерак көньяк илләреннән мон­да дөяләр белән кәрваннар килгән.

Терлекчелек һөнәрчеләр өчен, аерым алганда тире, сөяк эшкәр­түчеләр, киез басучылар өчен чи­мал биргән. Болгар осталары хай­ван сөякләреннән нәрсә генә эшлә­мәгәннәр. Алар тараклар, тырнап язу өчен каләмнәр, сәдәф-төймәләр, каптыргычлар, йөзекләр, эш, ау һәм сугыш кораллары, шашка,

шахмат сыннары һәм тагын  бик күп  нәрсәләр ясаганна

Болгар җирләре үтеп чыга алмаслык кара урманнарга, балы лы елга-күлләргә бай булган. Бу аучылык, балыкчылык һәм умартачылык өчен зур мөмкинлекләр тудырган. Кеш, сусар, кама, коңдыз, тиен, ак, кара, кызыл төлке һәм куян тиреләрен Урта Азиядә, Гарәбстанда, Иранда болгар сәүдә-гәрләреннән бик теләп сатып алганнар. Кыйммәтле тиреле җәнлекләрне аулаганда тиреләрен бозмас өчен махсус сөяк уклар кулланганнар.

Испаниядән 12 нче гасырда Болгар иленә килгән сәяхәтче Әл-Гарнати мондагы елгалардагы балыкларның эрелегенә, төрлелегенә, итлә­ренең тәмлелегенә таң калып яза.

Урмандагы агач куышларын­нан,


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^