Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [45.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

15. СӘҮДӘ ЭШЕ ҺӘМ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНЕҢ БАШКА ИЛЛӘР

БЕЛӘН БӘЙЛӘНЕШЕ


Болгар иле кораблар йөзәрлек Идел һәм Кама елгалары кушыл­ган, Азия белән Европаны тоташ­тыручы бик әһәмиятле сәүдә юл­лары кисешкән җирдә урнашкан. Монда көнчыгыш белән көнбатыш, көньяк белән төньяк тоташкан. Дөньяның күп илләреннән килгән сәүдәгәрләр Болгарда очрашкан. Болгар базарларына дөнья малы агылган. Шулай итеп, Болгар иле бик күп ерак илләр белән үзара файдалы элемтәдә торган.

Кырмыска шикәр тәмен ничек тойса, безнең бабаларыбыз да сәү­дә тәмен шулай белгәннәр. Илнең төп базарын, зурлап, Ага-Базар ди­гәннәр. Хәзерге Болгар шәһәреннән ерак түгел, Идел буенда урнаш­кан булган. Ул дөньяның төр­ле ягыннан килгән сәүдәгәрләр­нең үз телләрендә товарларын мактау, башкаларның малларын арзанракка сатулашу тавышла­рыннан гөрләп торган. Монда ерак Һиндстаннан, Кытайдан, Ираннан, Урта Азия төбәкләреннән килгән сәүдәгәрләр   алтын,   көмеш,   ефәк,

киҗе-мамык тукымалар, матур би­зәкле көмеш һәм чүлмәк савыт-сабалар, бизәнү әйберләре, хуш­буйлар, китаплар, язу кәгазе, җиләк-җимеш, аш тәмләткечләр сат­каннар. Җәеп салгач, күз явын алырлык Византия, Әрмәнстан ке­ләмнәре базарга үзенчә бер ым­сындыргыч төс керткән. Дөньяда иң яхшы саналган Дәмәшкъ, Иран, Франк кылычлары, хәнҗәрләре зыңлап торган. Рус иленнән кай­бер төр мехлар, кораллар, коллар; Балтик буеннан, Европадан гәрә­бә, кораллар; Каспий далаларын­нан тоз һәм терлек ризыклары; төньяк урманнарыннан төрле җән­лек һәм мехлар китерелгән.

Ага-Базар урнашкан Идел яры­на товар белән тулы сәүдә кораб­лары, көньяктан дөя кәрваннары килеп туктаган. Үз чиратында алар Болгар иленнән үз җирләрен­дә булмаган, аеруча затлы күн, тире, мех,


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^