Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [46.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

терлек, эре балык, бал, балавыз, күн аяк киеме, ашлык, корал, урман чикләвеге; каен ага­чы төяп киткәннәр. Мондый сәүдә

Болгар иленә зур табыш китергән. Патша Болгар иленә килгән һәм аның аша узган һәр корабтагы, кәрвандагы малның уннан бер өле­шен казна файдасына алган. Атка атланып, үзенең якыннары, сакчы­лары белән, Болгар иле патшасы да базарда йөрергә яраткан. Ба­рысы да, баш киемнәрен салып, аны сәламләгән.

Чит ил сәүдәгәрләрен ныграк тартыр өчен базар янына кәрван­сарайлар салынган. Сәүдәгәрләр шунда яшәгәннәр, ял иткәннәр. Аларның иминлеген тәэмин итеп, илләр арасында сәүдә килешүлә­ре төзелгән.

Сату-алу акчага барган. Башта Болгар илендә Иран,  гарәп акчалары куллануда йөргән. Ә 10 нчы га­сыр башыннан болгарлар үзләре акча суга башлаганнар. Акча бар­лыкка килгәнче аның урынына тиен тиреләре йөргән: бер тиен тиресе, ике тиен тиресе, өч тиен тиресе... Безнең вак акчаны тиен белән са­навыбыз шул вакытлардан бирле килә булса кирәк.

Төньяк халыклары белән сәүдә­не болгарлар үз кулларында нык тотканнар. Чөнки аннан аларга зур табыш килгән. Төньяк кеше­ләрен илгә салкын алып киләсез, уҗымнарыбызны өшетәсез дигән булып Болгар базарларына керт­мәгәннәр. Көнчыгыш сәүдәгәрлә­ренә дә төньякның салкыны турын­да куркыныч уйдырмалар сөйләп, аларны ул җирләргә үткәрмәгән­нәр. Шулай итеп, Болгар төньяк халыклары һәм көнчыгыш сәүдә­гәрләре арасында арадашчылык ролен үтәгән. Аларның товарла­рын үз кулларына алып, болгар сәүдәгәрләре үзләренә файдалы итеп сатканнар.

Болгар сәүдәгәрләре бик ерак илләргә барып алыш-биреш иткән­нәр. Борынгы шигырь юлларында бу   хакта   менә   нәрсәләр   әйтелә:

Базаркяннар бу көн Һиндта,

Ярин Хорасан, я Кәшмирдә, Сәйяхлар көни-кичләрдә Кунаклар дик олуг илдә.

Сәүдәгәрләр   бүген   Һиндстанда, Я Хорасан, я Кәшмирдә. Бөек илнең кунаклары кебек

Көн-төн сәяхәт итүдә.

Ерак Һиндстанны сез беләсез ин­де. Болгар сәүдәгәрләрен хәтерлә­теп, бу илнең башкаласы Дәһли­нең бер капкасы бүген дә «Болгар» исемен йөртә. Хорасан шәһәр генә түгел, зур өлкә булган. Ул Урта Азия, Иран, Әфганстан илләренең шактый өлешен биләгән. Кэшмир Һиндстанда, Пакистанда булган. Болгар илен анда «Бөек ил» дип йөрткәннәр. Европа илләрендә дә аны «Бөек Болгар иле» дип ата­ганнар.

Бөек илнең сәүдәгәрләре рус шә­һәрләренә барып йөргәннәр. Балтик буена, Польша, Финляндия, Даниягә, Норвегия, Швециягә, Багдад һәм Константинополь базар­ларына барып чыкканнар. Сәүдә Болгар иленең көчен арттырган, аның отыры баюына, көчәюенә китергән.

Болгарлар   башка   илләр   белән төрле   бәйләнешләрдә   булганнар. Алар борынгы венгрлар белән янә­шә  һәм бергә яшәүләрен күп  ел­лар онытмаганнар. Венгрлар, Ду­най  буйларына  күченеп,  Венгрия корольлеген    оештыргач    та,    бер төркем болгарлар шунда китеп ур нашканнар. Алар венгр корольле­гендә финанс эшләрен башкарган­нар. Хәзерге Венгриянең башкала­сы — Будапешт. Ул Дунай елгасы­ның ике як ярына урнашкан. Уң ягындагы өлеше Буда,  сул ягын-дагысы Пешт дип атала. Сул ягы­на килеп утырган Болгар кешелә­ре Пешт өлешенә нигез салганнар.

Болгар   белән   күрше   Борынгы


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^