Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [5.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

2. БЕЗ ТАРИХНЫ НИЧЕК ӨЙРӘНӘБЕЗ


Нәрсә соң ул тарих? Ул туган илебезнең, халкыбызның узган тормышын өйрәнә. Халкыбызның борынгы бабалары элек-электән без яшәгән Идел һәм Кама буйла­рын үз итеп, яратып гомер ки­чергәннәр. Шул заманнардан бир­ле меңнәрчә еллар узган. Кәр буын үзеннән соң шәһәрләр, авыллар тө­зеп, зур эшләр эшләп калдырган. Аннан соң киләчәк буыннар аларның эшләрен дәвам иткәннәр, тәҗ­рибә җыйганнар. Әмма тарих бик катлаулы юл үткән. Коточкыч сугышлар булуын, авыл-шәһәрләрнең көл-күмергә әйләнүен, күплә­гән кешеләрнең җәбер-хәсрәтен дә тарих хәтерли.

Безнең халкыбыз тарихы аеруча гыйбрәтле. Борынгы бабаларыбыз элек-электән үз дәүләтенә, шәһәр­ләргә, дингә-иманга, югары үскән рухи мәдәнияткә ия булган. Дош­маннар килеп, аларның дәүләтлә­рен, шәһәр, авылларын, күпләгән халкын юк иткәннәр. Әмма халкы­бызның таланты, тырышлыгы бе­лән дәүләт, шәһәрләр яңадан ка­лыккан. Тормыш тагын алга кит­кән. Гасырлар узган. Ил өстенә тагын афәт килгән. Элеккесеннән дә явызрак, мәкерлерәк дошман илебезне яулап алган. Шулай да халкыбыз бетмәгән, бирешмәгән. Иле-көне бетсә дә халык булып калган. Мөхтәрәм шагыйрь Нури Арслановның бу хакта шун­дый шигъри юллары бар:

«Атлантида!    Атлантида    баткан! Эз калмаган бөек халыктан... Ә без менә, без бар, эз бар җирдә — Без батырган саен калыккан».

Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аң­лап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш — мәңнәрчә ел­ларның җимеше, нәтиҗәсе ул. Та­рих — хәтер ул. Ул азатлык өчен көрәштә башларын куйган фидаи җаннарны онытмаска өйрәтә. Та­рихыбызда булган ялгышлыклар­ны кабатламаска, бердәм булырга сабак бирә. Сатлык җаннарга ка­рата нәфрәт уята. Узган тарихла­рын онытып, тулаем бер халыклар юкка чыга. Кешеләр маңкортка әйләнә. Кем соң алар маң-кортлар? Танылган кыргыз язучы­сы Чыңгыз Айтматовның бер әсә­рендә шундый гыйбрәтле хикәят сөйләнә.

...Борын-борын заманда чүлле-далалы эссе якларда, бер урыннан икенче урынга күчеп йөреп, мал асрау белән көн күргән күчмә ка­биләләр яшәгән. Алар арасында гел сугышып, башка кабиләләрнең малларын, көтүлекләрен тартып алучы, кешеләрен кол итеп алып китүче бер кабилә дә булган ди. Үз кулларына төшкән әсирләргә алар ифрат дәрәҗәдә рәхим-шәф­катьсез булганнар, колларны кот­очкыч язмыш көткән. Аларның башына, чәчләрен кырып, су кергәндә кия торган резин башлык сыман итеп яңа суйган дөянең ти­ресен кигереп куйганнар. Эссе ко­яш астында куырылып, тарайганнан-тарая барган тире әсирнең чәчсез башын тимер кыршау сы­ман кыса, тарттыра барган. Кол­лар авыртуга түзә алмыйча җан ачысы белән өзгәләнгәннәр. Алар­ның тавышы ишетелмәсен өчен, ерак чүлгә, эссе кояш астына ил­теп, баганаларга бәйләп куйган­нар. Тире башлык, тагын да куы­рылып катып, башына батып кер­гән, сөякне изгән. Җәза ахыры­на азлар гына исән калган. Алары да үзләренең кеше затыннан булу­ын аңламаган аңгыра маңкортка әйләнгәннәр. Бу коточкыч авыр җәзадан соң алар үзләренең та­рихларын, телләрен, хәтта исемнә­рен онытканнар, хәтерләрен җуй­ганнар. Алар ата-аналарын, әби-бабаларын, ыруларын, халкын, туган илләрен онытканнар. Алар белән теләсә нәрсә эшләп булган. Ул мәхлүк җан телсез хайваннан әллә ни аерылмаган. Ашау турын­да гына уйлаган. Маңкорт эт ке­бек үзенең хужасын гына таны­ган, ни кушса, шуны гына эшлә­гән. Хәтта, бер дә тартынмыйча, туган анасын да үтерә алган.

Сак булыгыз, кадерле дуслар, әнә шундый аңгыра маңкортларга әйләнә күрмик. Үз илебезнең, үз халкыбызның тарихын әйбәтләп өйрәник.

Борынгы заманнарда ук яшәгән кешеләрнең тормышын  без ничек

белә алабыз соң? Кызганычка кар­шы, иң борынгы чорлардан гына түгел, соңгырак дәверләрдән дә шул чорларда язылган тарихи ки­таплар безгә кадәр бик аз килеп җиткән. Аларның күбесе дәһшәтле елларда утта яндырылган. Дош­ман, шулай итеп, тулаем бер ха­лыкның хәтерен җуйдырып, маң­корт итмәкче булган. Әмма халык тарихы эзсез югалмый ул. Менә хәзер һәр ел саен, сулар агып җир­ләр кипкәч, археологлар борын­гы шәһәр урыннарына ашыгалар. Алар өчен туфрак-җир катламна­ры бик зур калын китап кебек. Сак кына аның бите артыннан би­тен чистартып, археологлар бо­рынгы шәһәр хәрабәләрен ачалар, андагы табылдыкларга карап, ул чактагы кешеләр хакында фикер йөртәләр. Җәйге каникул вакыт­ларында


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^