Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [55.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

18. МОНГОЛ ЯУЛАРЫ ҺӘМ БОЛГАР ИЛЕ


1236 елның көзендә Болгар дәү­ләте моңарчы һичкайчан күрел­мәгән язмышка дучар була. Мон­гол яулары Болгар җирләрен ба­сып алалар, шәһәрләрен һәм авыл­ларын талыйлар, халкын кыралар. Тормыш сулышы бер мәлгә бөтен­ләй тукталып калгандай була.

Монголлар күчмә халык була­лар. Төрки каганлыгы чорында ук инде, ягъни 6—8 нче йөзләрдә, Үзәк Азия далаларында монгол телендә сөйләшүче күпсанлы каби­ләләр (дунху, жужань, сәнби, кидань һ. б.) яши. Шулар арасында кытай елъязмачылары та-та, татань (татар) исемле сугышчан ка­биләләрне дә еш телгә алалар. Кытайлар үзләреннән төньякта яшәгән барлык кабиләләрне дә го­муми исем белән татарлар дип атап йөрткәннәр.

Монголларның төп байлыклары Һәм яшәү чыганагы мал-туар бул­ган. Иген икмәгәннәр. Үзләренең көтү-көтү атлары, сарыклары, кә­җәләре һәм дөяләре артыннан ел буе бер урыннан икенче урынга күчеп йөргәннәр. Тиз сүтеп җыела торган киез тирмәләрдә яшәгән­нәр. Аларның бөтен тормышлары диярлек ат өстендә үткән. Шул заман кешеләре, монголларның балалары тәпи йөри башлаганчы ук   атка  атланып  йөрергә  өйрәнәләр, дип әйтә торган булганнар.      

 Бер-берсе өстеннән хакимлек итү  өчен монгол кабиләләре арасында

еш кына сугышлар булып тора. 12 нче гасыр азагында һәм 13 нче гасыр башында озакка сузылган кабиләара көрәштә атаклы Есүгәй баһадирның яшь һәм көчле улы  Темучин җиңеп чыга.

Темучинга 4—5 яшьләр чамасы булганда, аның әтисен татар каби­ләсеннән булган дошманнары үте­рә. Бу вакыйга Темучинның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек җәрә­хәт булып кала. Үсә төшкәч, ул татарларны үзенең кан дошманы дип игълан итә, алардан үч алыр­га чакыра. Бервакыт Темучин та­тарлар белән кытайлар арасында килеп чыккан сугышта катнаша. Бу сугышта татарлар җиңеләләр. Темучин аларның барысын да, хатын-кызларына һәм балаларына тикле, юк итәргә боера. Коточкыч үтереш-суеш башлана. Коллыкка төшкән татарларны Темучин гаскәренә кушалар һәм алар монголлашып бетәләр, ләкин исемнәре таралып кала.

Шуннан соң Темучин таркау монгол кабиләләренең калганна­рын да үзенә буйсындыра һәм бер­дәм Монгол дәүләте төзү эшенә керешә. 1206 елда монгол кабилә­ләренең юлбашчылары (нойоннар) җыелган корылтайда аны Чыңгыз хан (Олуг хан) дип игълан итә­ләр.

Талантлы дәгүләт эшлеклесе, ос­та дипломат, шул ук вакытта иф­рат  комсыз  һәм   шәфкатьсез  гаскәр башлыгы Чыңгыз хан тиздән басып алу һәм талау сугышлары­на ныклап әзерләнә башлый. Ул үзенең 10 меңлек шәхси гвардия­сен булдыра. Бөтен гаскәрен Тө­мәннәргә (бер төмәндә 10 мең ке­ше), Төмәннәрне — меңнәргә, мең­нәрне — йөзләргә һәм йөзләрне унар кешелек төркемнәргә бүлеп чыга. Гаскәр башына — хан, Тө­мәннәр һәм меңлекләр башына югары катлау кешеләреннән тор­ган хәрби җитәкчеләр куела. Су­гышчылар арасында каты һәм рә­химсез тәртип урнаштырыла. Су­гыш кырыннан ун кеше качса, йөз кешене җәзалап үтергәннәр. Әсир­гә төшкән бер кеше өчен ун кеше шундый ук җәзага хөкем ителгән. Шәһәрләрне һәм хәрби ныгытма­ларны штурмлаганда алар таран­нар, таш аттыру җайланмалары, камау манаралары кулланганнар. Агач ныгытмаларга һәм йорт өслә­ренә яндыргыч сыекчалар туты­рылган савытлар, сумала һәм де­гет сеңдерелгән сүс урап уклар атканнар.

Кайда гына булмасын, Чыңгыз хан үзенә буйсынган кабиләләрне гаскәрнең алдыннан барырга һәм беренче булып һөҗүмгә ташла­нырга мәҗбүр иткән. Ул кабилә­ләрне


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^