Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [66.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга


22. АЛТЫН УРДА ҺӘМ БОЛГАР МӘДӘНИЯТЕ


Монгол яулары Болгар иленә гаять зур зыян китергән. Шактый күп шәһәр, авыллар җимерелгән. Элек җайга салынган һөнәрчелек, сәүдә, уку-укыту, дәүләт система­сы тәмам бозылган. Мәҗүси мон­голлар ислам диненең, аның мәдәниятенең яшәешенә куркыныч тудырганнар. Бер гасырлап ил торгынлык кичергән. Бу вакытта иҗат иткән бер генә галимнең дә, язучының да исеме безгә билгеле түгел.

Еллар үткән. Яулап алучылар, шәһәрләр җимерүгә караганда, һө­нәрчелек, сәүдә эше гөрләп торган шәһәрләрнең күбрәк һәм даими та­быш китергәнен аңлаганнар. Бо­рынгы бабаларыбызның фидакарь тырышлыгы белән шәһәр, авыллар аякка бастырылган, сәүдә юллары торгызылган. Болгар иленең нык үскән элеккеге мәдәнияте булмаса, алар алай тиз күтәрелә алмас иде. Анда яңа баштан тормыш гөр­ли, остаханәләрдә чүкеч, пычкы, балтачыңы, базарларда сәүдә ыгы-зыгысы, мәчет-мәдрәсәләрдә изге Коръән укыган тавышлар ныграк ишетелә башлый.

Алтын Урда мәдәнияте — күчмә халык һәм шәһәр мәдәниятләре кушылмасы ул.

Болгар шәһәре Алтын Урданың беренче оешкан үзәгенә әйләнә. Аны олылап, Җучи ханнарының "Алтын тәхете" дип йөрткәннәр. Оешып килүче дәүләтнең беренче  акча басу урыны да Болгарда була. Анда Алтын Урда ханнары исеменнән генә түгел, бөтен Монго­лия империясе хакимнәре исемнә­ре белән тәңкәләр басыла. Болгар акчалары — бик күп мәгълүмат бирә торган бер дөнья.

Акчаларны өйрәнә торган фән­не — нумизматика дип атыйлар. Болгар акчаларында яхшы теләк­ләр белән язылган гарәп язула­рыннан тыш төрле тамгалар, җән­лек, кош-корт рәсемнәре дә күп. Алар арасында аеруча барс, ике башлы каракош рәсемнәренең күп­леге күзгә ташлана.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^