Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татарстан тарихыннан хикәяләр (cyr_) [71.html]
Татарстан тарихыннан хикәяләр
Даулатшин Г.М., Хужин Ф.Ш., Измайлов И.Л.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

23. АЛТЫН УРДАНЫҢ ТАРКАЛУЫ. ИДЕГӘЙ


14 нче гасырның икенче яртысы Алтын Урда өчен авыр сынау ел­лары булып әверелә. Бердәм һәм куәтле империядә югары катлау феодаллары арасында бөек тәхет өчен көрәш башлана, әледән-әле фетнәләр кабынып тора.

Алтын Урда өстенә берьюлы әл­лә никадәр бәла-каза килә. Башта һич көтмәгәндә чума эпидемиясе килеп чыга, шәһәрләрдә, күп кенә төбәкләрдә меңнәрчә халыкны кы­рып китә. Аннан соң берничә ел тоташтан корылык була. Сәүдә элемтәләре бөтенләй өзелү дәрәҗә­сенә килә, базарларга ерак чит илләрдән товарлар китерү тукта­ла. Һөнәрчеләр дә авыр хәлдә ка­ла, алар ясаган әйберләрне сатып алучылар кими. Әмма сугыш ко­ралларына ихтыяҗ бетми. Ук-җәя,

кылыч, сөңге, сугыш балталары базарда һаман сатыла тора.

Икътисади тормыштагы торгын­лык мәдәният өлкәсендә дә нык сизелә. Әдәбият, сәнгатьтәге күтә­релеш сүрелә. Шәһәрләрдә яңа мә­четләр, кәрван-сарайлар төзү азая. Аның каравы кайбер шәһәрләр, дошманнар һөҗүменнән саклану өчен, крепость-ныгытмалар белән уратып алына.

Феодалларның үзара ызгыш-талашы илгә зур зыян китерә. Алар үзләренең биләмәләрен арттырыр өчен еш кына күршеләренең җир­ләренә яу чабалар, кешеләрен кы­рып, малларын талап алып китә­ләр. Урта хәлле феодалларга ка­дәр, ханнар хакимиятен танымый­ча, үз олыслары белән мөстәкыйль идарә итәргә омтылалар.

Боларның барысы да Алтын Ур­дада хан идарәсенең көчсезләнүе­нә китерә. Җан тынычлыгын бозу, төрле сүз йөртү, фетнә чыгару юлы белән бөек хан тәхетенә үз кешеләрен утыртырга омтылучы аксөяк феодаллар күбәя. Шундый астыртын көрәш


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1993



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^