Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Белемегезне тикшерегез
 
1.  Терек һәм терек булмаган табигать җисемнәренең химик составы нәрсә белән аерыла?
2.  Үсемлек һәм хайван күзәнәкләренең химик составы охшашмы?
3.  Тере организмнарда киң таралган элементларны санагыз.
4.  Нинди матдәләр органик матдәләргә керә?
5.  Күзәнәктә аксымнарның роле нәрсәдән гыйбарәт?
6.  Нинди матдәләр төп энергия чыганагы булып тора?
7.  Организмда майларның ролен тасвирлагыз.
8.  Күзәнәктә су нинди роль уйный?
9.  Сезгә билгеле булган углеводларны санагыз.
10. Нуклеин кислоталары күзәнәктә нинди роль уйныйлар?
11.  Тере организмнарның химик составы нинди?
 
УЙЛАГЫЗ!
 
Барлык тере организмнарның килеп чыгышындагы уртаклыкны нинди фактлар дәлилли?
 
Рәсемдәге продуктларның кайсылары аеруча аксымнарга, майларга, углеводларга бай?
Сүзлекчәгә языгыз
 
кислород, азот, водород, углерод, аксымнар, майлар, углеводлар, нуклеин кислоталары, органик матдәләр
Тере организмнарда иң киң таралган элементлар кислород, углерод, азот, водород. Тере организмнар составына органик матдәләр (аксымнар, майлар, углеводлар, нуклеин кислоталары) һәм неорганик матдәләр (су, минераль тоз­лар) керә.
 
Дөрес фикерләр: 1, 2, 6, 7, 9, 10.
 
Дөрес җаваплар: 1а, 2в.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^