Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Үсемлек һәм
хайван күзәнәкләренең
төзелеше
 
3.
Безнең планетада тереклек искиткеч күптөрле. Коры җирдә, океанда, туфракта, хәтта һавада да күп төрле организмнар яши. Галимнәр әйтүенчә, хәзер Җирдә тере организмнарның 2 млн. нан артык төре билгеле. Ләкин, тереклек гаять күп төрле булса да, аның нигезендә күзәнәк ята. Безнең планетада вируслардан башка, барлык тере организмнар күзәнәкчел төзелешле.
Күзәнәк төзелеше буенча барлык тереклек ияләре ике зур группага бүленә: төшсез һәм төшле организмнарга. Төшсез организмнарның: бактерияләр, зәңгәрсу яшел суүсемнәрнең күзәнәкләре иң гади төзелешле — алар­ның төшләре юк. Төшле организмнарның — гөмбәләр, үсемлекләр, хайваннарның күзәнәкләрендә төш бар һәм алар катлаулырак һәм күптөрле төзелешле булулары белән аерылып торалар.
Күзәнәк төзелешен тулырак карап үтик. Теләсә нинди күзәнәк тышкы яктан плазматик мембрана (латинча «мембрана» — тиречек, элпә) белән капланган. Ул бик күп функцияләр башкара, ләкин шулар арасыннан иң әһәмиятлесе — саклагыч функция, ул күзәнәкне тышкы тирәлек тәэсиреннән саклый. Күзәнәк мембранасының өстендә чыгынтылар, сырлар булу аркасында күзәнәкләр үзара бер-берсе белән тоташалар. Мембранада махсус тишекләр — тишемнәр була. Алар аркылы бер күзәнәк эчендәге сыекча икенче, күршедәш күзәнәккә күчә. Мембрана аша матдәләр алмашы бара, ягъни туклыклы матдәләр дә, тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә ясалган продуктлар да күзәнәк мембранасы аша үтә.
Үсемлекләрнең плазматик мембранасы тышкы яктан целлюлоза (клетчатка) тышчадан тора. Тышча саклагыч һәм терәк функциясен үти. Ул, күзәнәкнең тышкы каркасы ролен үтәп, күзәнәккә билгеле бер форма бирә, шул ук вакытта аны артык бүртүдән саклый.
Күзәнәкнең эчке тирәлеген цитоплазма тәшкил итә, анда төш һәм төрле органоидлар урнашкан. Ул үзле ярымсыек матдәдән һәм күзәнәкнең скелет функциясен үтәүче җепселләрдән тора. Цитоплазма органоидларны үзара тоташтыра, үзендә барлыкка килгән матдәләрне

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^