Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



3. Үсемлек һәм хайван күзәнәкләренең төзелеше
Үсемлек һәм хайван организмнарының күзәнәклә­рендә хромосомаларның җыелмасы икеле булуы ачык­ланган, аны 2п дип билгеләү кабул ителгән. Җенес күзә­нәкләре генә чыгарма булып тора, аларда хромосомалар җыелмасы сыңарлы (берәрле), шуңа күрә аны бер п хәре­фе белән билгелиләр. Хромосомалар саны организмнар­ның һәрбер төре өчен даими һәм аның төзелеш дәрәҗә­се белән бәйләнмәгән. Кешенең хромосомасы 46, ә та­выкныкы — 78, сарыкныкы — 54, шимпанзеның — 48. Хромосомалар күзәнәктә парлап урнашалар. Бер пар хромосомаларын гомологик (грекча «гомология» — туры килү, килешү) дип атыйлар.
күчерә. Күзәнәктә баручы химик реакцияләрнең күбесе цитоплазмада уза.
Цитоплазмада күзәнәкнең 30—50 % ын тәшкил итүче күп санлы вак каналчыклар һәм куышлыклар бар. Бу — эндоплазматик челтәр. Ул күзәнәкнең барлык өлешлә­рен плазматик мембрана белән тоташтыра, төрле органик матдәләрне барлыкка китерүдә һәм күчерүдә катнаша. Гольджи аппаратының функцияләре эндоплазматик челтәрнекенә охшаш. Аның катлаулы көпшәчекләр һәм куыкчыклар системасында күзәнәкнең әһәмиятле матдә­ләре — аксымнар, майлар, углеводлар туплана, соңыннан алар цитоплазмага күчә.
Лизосомалар — күзәнәкнең иң кечкенә органоидла­рыннан берсе. Ләкин кечкенә булу — кирәксез дигән мәгънәне аңлатмый. Исегезгә төшерегез әле, чукмарбаш­ның койрыгы белән нәрсә була: берникадәр вакыттан соң ул эрегән кебек була һәм юкка чыга, бу — лизосома­ларның «эше». Бу органоидлар күзәнәк эчендәге азык кисәкләрен, күзәнәкнең үлгән өлешләрен эшкәртүдә катнашалар.
Кечкенә түгәрәк тәнчекләр — рибосомалар барлык күзәнәкләрдә дә бар, аларда катлаулы аксым молеку­лалары ясала.
Ә менә тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле энергия митохондрияләрдә ясала һәм туплана. Ул күзәнәккә кергән туклыклы матдәләр таркалганда аерылып чыга.
Үсемлек күзәнәкләрендә аларга гына хас булган орга­ноидлар — пластидлар була. Аларны өч төргә бүләләр. Төссезләрендә, мәсәлән бәрәңге бүлбесендә, запас туклык­лы матдәләр туплана. Кызгылт сарыларында җимеш­ләрнең, чәчәкләрнең төрле төсләрен билгели торган кушылмалар була. Яшел пластидлар, яки хлоропласт­ларда хлорофилл пигменты бар, ул үсемлекләргә яшел төс бирә. Хлорофилл фотосинтез процессында органик матдәләр ясалуда бик әһәмиятле роль уйный. Үсемлек күзәнәкләре өчен вакуольләр дә характерлы. Алар — күзәнәк сыекчасы белән тулган үтә күренмәле куык­чыклар.
Күзәнәкләр цитоплазмасында төш янында күзәнәк үзәге урнашкан. Хайваннар һәм түбән төзелешле үсем­лекләрдә аның составына центриольләр керә. Күзәнәк үзәге күзәнәк бүленүдә катнаша.
Күзәнәкнең иң әһәмиятле һәм иң эре органоиды — төш. Гадәттә, ул үзәктә урнаша һәм аның бер яки берничә төшчеге була. Төштә бу күзәнәк һәм бербөтен организм турында нәселдәнлек информациясе саклана. Бу информация хромосомалар (грекча «хрома» — төс, «сома» — тән, җисем) составына керүче нуклеин кисло­тасы молекулаларында «язылган» була. Алар күзәнәк бүленгәндә яхшы күренәләр.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^