Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Тере организмнарга тереклек эшчәнлеген саклау өчен энергия кирәк. Ул сулау процессында туклыклы мат­дәләр таркалганда аерылып чыга.
Матдәләр алмашы нәтиҗәсендә организмнарда кирәк булмаган, күп вакытта алар өчен зарарлы булган матдә­ләр туплана. Бу матдәләрнең организмнан чыгарылу процессы бүлеп чыгару дип атала.
Тере организмнарга үсү һәм үсеш процессы харак­терлы. Үсү процессы организм алган туклыклы матдәләр исәбенә бара.
Тере организмнарның яшәве өчен, аларның тышкы тирәлектә һәм үзләрендә баручы үзгәрешләргә сизгер булып җавап бирүләре кирәк. Исегезгә төшерегез әле, тәрәзә төбендә, бер яктан гына яктылык төшкән бүлмә гөлләре үзләрен ничек тоталар? Ә эт — эссе көндә? Тере организмнар ярсынуга, ягъни әйләнә-тирәлектәге үзгә­решләргә җавап бирергә сәләтле.
Без бик еш: «Яшәү ул — хәрәкәт» дигән әйтемне ишетәбез. Чыннан да, бу — барлык тере организмнар, бигрәк тә хайваннар өчен дөрес әйтем. Хайваннар үзләренә азык табу, дошманнарыннан котылу өчен актив хәрәкәттә булырга тиеш. Үсемлекләр шулай ук хәрәкәт­ләнәләр, аларның яфраклары кояш нурларын «тоту» өчен төрле юнәлештә борыла. Ләкин аларның хәрәкәт­ләре әкрен һәм сизелми.
Тере организмнарның мөһим үзенчәлеге булып үрчү, ягъни үзләренә охшашларны тудыру сәләте тора. Терек­лекнең шушы төп сыйфаты нәтиҗәсендә генә Җирдә яшәү тукталмый.
1.
Терек табигать терек булмаганнан нәрсә белән аерыла
 
Безнең планетабызның тереклек дөньясы бик күп төрле. Моңа ышану өчен, Африка яки Көньяк Америка тропик урманнарына сәяхәт итүнең кирәге дә юк, бары тик тәрәзәдән генә карарга кирәк, паркка, урманга яисә болынга барсаң тагын да яхшырак. Игътибар белән колак салып күзәтсәгез, сезнең каршыгызда искиткеч тереклек дөньясы ачылыр. Әлбәттә, болар, беренче чиратта, төрле-төрле үсемлекләр, бөҗәкләр, кошлар, имезүчеләр. Ләкин сез инде беләсез, җыелган су там­чысында да, һәрбер туфрак төерчегендә дә тереклек ияләре яши. Алар бер-берсеннән үзләренең зурлыклары, төсләре, үз-үзләрен тотышлары һәм башка бик күп билгеләре белән аерылалар. Ләкин аларның барысын да уртак билге — тере организм булулары берләштерә. Организм ул — мөстәкыйль яшәргә сәләтле тереклек иясе. Әйдәгез әле уйлап карыйк, ни өчен соң без гөмбәне, энҗе чәчәк, куян, кысла, күбәләкне — тере организмнарга, ә кварц кристалын, кометаны (койрыклы йолдызны), боз сөңгеләрен терек булмаган табигатькә кертәбез?
Барлык тере организмнар, күп төрле формаларда булуларына карамастан, күзәнәкчел төзелешле һәм охшаш химик элементлар һәм матдәләр җыелмасын­нан торалар. Шулай итеп, фил дә, бәйләнчек чебен дә күзәнәкләрдән тора.
Күзәнәк ул — тереклеккә хас үзлекләргә ия булган терек матдәнең иң кечкенә кисәкчеге.
Организм белән әйләнә-тирәлек арасында матдәләр һәм энергия алмашы бара. Организм бер төрле матдә­ләрне үзләштерә (йота, файдалана), ә икенчеләрен, кире­сенчә, тышкы тирәлеккә чыгара. Организмда катлаулы процесслар бара, нәтиҗәдә гади матдәләрдән катлаулы матдәләр ясала, алар организмның тәнен төзергә тотыла. Шул ук вакытта, катлаулы матдәләр гадирәк матдәләргә таркала, бу вакытта тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле энергия бүленеп чыга. Матдәләр алмашы организмдагы күзәнәкләрнең яңаруын, үсешен һәм эшчәнлеген тәэмин итә.
Барлык тереклек ияләре тукланалар. Туклану ул — әйләнә-тирәлектән туклыклы матдәләр алу процессы. Азык барлык тере организмнар өчен дә кирәк, чөнки ул организмның күзәнәкләрен яңарту, аларның үсүе һәм башка бик күп процесслар өчен кирәк булган матдәләр һәм энергия чыганагы булып тора.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^