Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



12.
Организмда матдәләрнең хәрәкәте
Сез инде беләсез, тере организмнарда бара торган катлаулы процесслар нәтиҗәсендә төрле матдәләр бар­лыкка килә. Бу матдәләр, гадәттә, күзәнәк эчендә бер органоидтан икенче органоидка, бер күзәнәктән икенче күзәнәккә күчә.
Әгәр безнең төче сулыкларда киң таралган су үсем­леге — элодея яфрагын микроскоп аша карасаң, хлоро­пластларның күзәнәк тышчасы буйлап әкрен генә хәрәкәт итүен күрергә мөмкин. Бу күзәнәк цитоплазма­сының хәрәкәт итүен күрсәтә. Цитоплазма хәрәкәте күзәнәктә туклыклы матдәләрнең һәм газларның кү­чүенә мөмкинлек бирә.
Бер күзәнәкле организмнарда да цитоплазма хәрәкәте төрле матдәләрне күчерә. Амебаларда бу аның хәрәкәте вакытында, ягъни цитоплазманың тәннең бер өлешен­нән икенче өлешенә аккан вакытта бара. Организмдагы матдәләр болгатыла һәм бөтен күзәнәк буенча тарала. Даими тән формасы булган иң гади төзелешле инфузо­рия-башмакчыкта ашкайнату куыгының бер урыннан икенче урынга күчүе һәм туклыклы матдәләрнең бөтен күзәнәк буенча таралуы цитоплазманың өзлексез әйлән­мәле хәрәкәте белән булдырыла.
Күп күзәнәкле организмнарда бер күзәнәкнең цито­плазмасы икенче күзәнәкнең цитоплазмасы белән бәйлә­нештә, аларның мембраналары аша су һәм анда эрегән матдәләр бер күзәнәктән икенчесенә җиңел күчә ала. Үсемлек күзәнәкләренең цитоплазмалары үзара бик нечкә каналлар ярдәмендә тоташкан, бу каналлар аша шулай ук су һәм туклыклы матдәләр дә бер күзәнәктән икенче күзәнәккә күчә.
Үсемлекләрдә туклыклы матдәләрнең активрак хәрәкәте үткәргеч тукымалар аша бара. Бу тукымалар бөтен үсемлеккә таралган һәм аның барлык өлешлә­рен — бәбәкләрен, тамырларын, чәчәкләрен һәм җимеш­ләрен тоташтыручы җепселле-каналлар бәйләмнәрен барлыкка китерәләр. Туфрактан тамыр суырган су һәм анда эрегән минераль тозлар үзагачның үткәргеч каналлары буенча җир өсте өлешләренә күтәрелә, ә фотосинтез вакытында яфракларда барлыкка килгән органик матдәләр юкәрнең иләксыман көпшәләре буйлап үсемлекнең башка өлешләренә тарала.
Күп күзәнәкле хайваннарда матдәләрне күчерү өчен махсус органнар системасы бар. Мәсәлән, сезгә таныш

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^