Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Белемегезне тикшерегез
 
1.  Тере организмнарда бүлеп чыгару процессының нинди әһәмияте бар?
2.  Беркүзәнәклеләрнең кирәксез матдәләре ничек бүлеп чыгарыла?
3.  Яңгыр суалчанының бүлеп чыгару системасы ничек төзелгән?
4.  Яссы суалчаннарның бүлеп чыгару системасы яңгыр суалчанының бүлеп чыгару системасыннан нәрсә белән аерыла?
5.  Балыкларның бүлеп чыгару системасы нинди органнардан тора?
6.  Үсемлекләрдә кирәксез матдәләр ничек бүлеп чыгарыла?
7.  Яфрак коелу нәрсә ул?
8.  Көз көне ни өчен үсемлекләрнең яфраклары саргая?
9.  Үсемлекләр нинди матдәләрне — яктыда да, караңгыда да, ә ниндиләрне яктыда гына бүлеп чыгаралар.
10. Үсемлекләрнең һәм хайваннарның зарарлы матдәләре кайда туплана?
Рәсемдә сурәтләнгән бүлеп чыгару системаларының типларын әйтегез һәм аларны характерлагыз.
 
Сүзлекчәгә языгыз
 
бөер, сидек юлы, сидек куыгы, яфрак коелу
Организмның тереклек эшчәнлеге процессында кирәксез һәм зарарлы матдәләр ясала. Бу матдәләрне организмнан чыгару функциясен хайваннарда бүлеп чыгару системасы башкара. Умырткалыларның төп бүлеп чыгару органы бөерләр. Үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең махсус бүлеп чыгару системалары юк.
 
Дөрес фикерләр: 1, 2, 5.
 
Дөрес җаваплар: 1б, 2в, 3б.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^