Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Гади матдәләрдән катлаулы матдәләр ясалуга һәм киресенчә, катлаулы кушылмаларның энергия бүленеп чыгу белән гадиләргә таркалуына бәйле барлык бу әвере­лешләр матдәләр алмашы дип атала. Матдәләр алма­шы — тереклекнең төп билгесе.
Табигатьтә тере организмнарның күптөрлелеге, алар­ның төзелешенең һәм үз-үзләрен тотышының катлау­лылыгы төрле типтагы матдәләр алмашы булуын ките­реп чыгара.
Әйдәгез, сезгә таныш умырткалы хайваннарда матдә­ләр алмашы ничек баруын карыйк.
Балыкларда ул акрын бара. Мәсәлән, алабуганың йөрәге минутына бары тик 15—20 тапкыр кыскара. Кан әйләнеше системасында кислородка нык туенмаган кан ага. Шуңа күрә матдәләр алмашы реакцияләре акрын бара, катлаулы матдәләр таркалганда энергия аз бүленә, һәм балыкларның тән температурасы әйләнә-тирәлек­нең температурасына бәйле. Мондый хайваннарны сал­кын канлылар дип атыйлар.
Җир-су хайваннарының, сөйрәлүчеләрнең кан әйлә­неше системасы һәм сулыш органнары камилләшкәнрәк булса да, матдәләр алмашы дәрәҗәсе шулай ук югары түгел, җылылык аз ясала. Шуңа күрә аларның тән тем­пературасы даими түгел һәм әйләнә-тирәлек температу­расына карап үзгәрә. Алар да — салкын канлы хайван­нар. Тирәлектә температура түбәнәю белән аларның активлыгы кими һәм кышкы йокыга талалар.
Кошларда башкача. Аларның азыклары тиз эшкәр­телә, тагын да камилләшкәнрәк кан әйләнеше һәм сулыш системалары канның кислород белән ныграк туенуын тәэмин итәләр. Шуңа күрә катлаулы органик матдәләрнең таркалуы тиз бара һәм күп күләмдә энер­гия аерылып чыга. Бу энергия тереклек эшчәнлеге процессларына да һәм тәнне җылытырга да җитә. Бо­лар — җылы канлы хайваннар.
Матдәләр алмашының югары дәрәҗәдә булуы безнең планетада кошларның киң таралуына китерде. Алар­ның тән температурасы әйләнә-тирәлек температура­сына бәйле түгел, ә бу аларга уңайсыз шартларга җиңел­рәк җайлашырга мөмкинлек бирә.
Җылы канлы хайваннарга имезүчеләр дә керә. Алар­да матдәләр алмашы тиз бара, шуңа күрә аларның тән температурасы, кошларныкы кебек, даими һәм әйләнә-тирәлек температурасына бәйле түгел.
14.
Матдәләр һәм энергия алмашы
Тереклекнең мәҗбүри шарты — матдәләр һәм энер­гия алмашы. Яшәү өчен организмнар әйләнә-тирәлектән бертуктаусыз матдәләр алырга тиеш: үсемлекләр — су, минераль тозлар, кислород, углекислый газ; хайван­нар — аксымнар, майлар, углеводлар, шулай ук су, минераль тозлар, кислород. Моннан башка теләсә нинди организм күзәнәкләренең үсүе һәм яңаруы мөмкин түгел.
Шул ук вакытта тере организмнар үзләренең терек­лек эшчәнлеге продуктларын тышкы тирәлеккә чыга­ралар: үсемлекләр — су, углекислый газ, кислород; хайваннар — су, углекислый газ, сидекчә һәм кайбер башка матдәләр. Икенче төрле әйткәндә, организм белән әйләнә-тирәлек арасында даими рәвештә матдәләр алмашы бара.
Организмның күзәнәгенә тышкы тирәлектән кергән матдәләр үзгәрешсез кала алмый: организмның нинди дә булса бер өлешенә әйләнгәнче алар катлаулы төрле үзгәрешләргә дучар булалар. Белгәнебезчә, үсемлекләр­нең яшел күзәнәкләрендә яктыда гади матдәләрдән — судан һәм углекислый газдан — фотосинтез нәтиҗә­сендә катлаулы органик кушылмалар — шикәр ясала. Шикәрдән крахмал, клетчатка, аксымнар, майлар һәм үсемлекләргә кирәкле башка матдәләр барлыкка килә. Алар яңа күзәнәкләр һәм органоидлар төзү өчен китә, сулыш процессында тотыла яки орлыкларда, җимеш­ләрдә «запас буларак» туплана.
Хайваннарда матдәләр алмашы башкачарак бара. Аларга тышкы тирәлектән кергән әзер азык продуктла­рының — аксымнар, майлар, углеводларның төзелеше катлаулы һәм аларны организм турыдан-туры үзләште­рә алмый. Бары тик төрле әверелешләр нәтиҗәсендә генә (хайваннарның ашкайнату системасындагы әверелеш­ләрне исегезгә төшерегез) алар гадирәк, суда эрүчән матдәләргә әйләнәләр һәм шундый хәлдә күзәнәкләр аларны үзләштерә. Күзәнәкләрдә алардан икенче катлау­лы матдәләр ясала, ягъни алар организм тәненең мат­дәләренә әвереләләр.
Күзәнәктә катлаулы матдәләр ясалу белән бер үк вакытта аңа капма-каршы процесс — катлаулы кушыл­маларның гадирәкләргә таркалуы да бара. Бу процесс энергия аерылып чыгу белән бара. Аерылып чыккан энергия яңа матдәләр ясау, төрле эчке органнарның эше һәм тән температурасын тоту өчен кирәк.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^