Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Күзәнәкнең
химик составы
 
Аксымнар — күзәнәкнең төп матдәсе. Әгәр күзәнәк­нең барлык суын аерып алсаң, аның коры массасының 50 % ын аксымнар тәшкил итә. Алар бик катлаулы кушылмалар, күзәнәкнең төшен, цитоплазмасын, органоидларын төзүдә катнашалар. Канга кызыл төс бирүче гемоглобин дигән аксым кислородны күчерә. Мускуллар кыскаруы белән бәйле бер генә хәрәкәт тә кыскарту аксымнарыннан башка бармый. Аксым­нар шулай ук организмны авыру кузгатучылардан саклауда, кан оюда һәм башка бик күп процессларда катнашалар.
Организмда углеводлар да мөһим роль уйныйлар. Болар — безгә яхшы таныш булган глюкоза, сахароза (без көн дә ашый торган чөгендер шикәре), клетчатка, крахмал. Углеводларның төп функциясе — энергия чыганагы. Организм глюкозаны «яндырып» үзендә баручы процесслар өчен кирәкле энергия ала.
Тере организмнар углеводларны крахмал (үсемлек­ләрдә) һәм гликоген (хайваннарда һәм гөмбәләрдә) рәвешендә туплый алалар. Бәрәңге бүлбесенең 80 % ы крахмалдан тора, ә хайваннарның бигрәк тә бавыр, мускул күзәнәкләрендә углеводлар күп, 5 % ка кадәр җитә.
Углеводлар башка функцияләр дә үтиләр, мәсәлән, терәк һәм саклау функцияләре. Клетчатка, үзагач соста­вына кереп, үсемлеккә ныклык бирә. Хитин бөҗәкләр, кысласыманнар һәм башкаларның тышкы скелетын төзи.
Майлар организмда күп кенә функцияләр башка­ралар, мәсәлән, запас энергия чыганагы булып торалар. Алар организмга кирәкле барлык энергиянең 30 % ка якынын бирә. Майлар күзәнәк һәм төш тышчалары составының даими компоненты буларак, терәк функция­сен дә үтиләр. Кайбер хайваннарда май калын катлам булып туплана һәм җылылык изоляторы ролен үти, ягъни организмны җылылык югалтудан саклый (мәсә­лән, китларда май катламының калынлыгы 1 м га кадәр җитә).
Майлар су чыганагы буларак эчке резерв булып та торалар; күзәнәктә барган процесслар нәтиҗәсендә 1 кг майдан 1,1 кг су ясала. Бу кышкы йокыга талучы хай­ваннар — йомраннар, байбаклар (дала серкәләре), аюлар өчен бик әһәмиятле: тире асты майлары запасы булганга күрә алар ике айга якын су эчмичә тора алалар. Дөяләр чүлләрдә су эчмичә ике атна түзәләр: алар организмга кирәкле суны үзләренең өркәчләрендәге майлардан алалар.
Нуклеин кислоталары (латинча «нуклеус» — төш) нәселдәнлек билгеләрен саклау һәм ата-аналардан балаларга бирү өчен җаваплы. Алар — күзәнәк төшендә урнашкан аерым структуралар — хромосомалар соста­вына керәләр.
2.
Сез инде беләсез, барлык тере организмнар төзелеш­ләре белән охшаш: алар күзәнәкләрдән торалар. Шулай ук аларның химик составлары да охшаш — тере орга­низмнарның күзәнәкләре бер үк төрле элементлардан тора. Хәзерге вакытта галимнәр табигатьтә очрый тор­ган 109 химик элементның 80 нән артыгын күзәнәк составында таптылар.
Күзәнәктә химик элементларның микъдары төрлечә. Углерод, кислород, азот һәм водород күзәнәктә якынча 98 % тәшкил итә. Башка элементлар азрак: күкерт — 0,15—0,20 %, цинк — 0,003 %, ә йод — 0,000001 %.
Тере күзәнәктә очрый торган элементлар терек бул­маган табигатьтә дә — атмосферада, суда, җир кабыгында да киң таралган. Бары тик тере организмнарда гына очрый торган химик элементлар юк.
Күпчелек элементлар күзәнәктә химик кушылма­лар — матдәләр хәлендә була. Аларны неорганик һәм органик матдәләргә бүләләр.
Организмда иң киң таралган неорганик матдәләрдән су исәпләнә, ул тән массасының 80 % ын тәшкил итә. Су хәтта теш эмалендә дә бар (10 %), сөякләрдә 20 % ка кадәр җитә.
Бу суның күзәнәктә башкарган роле белән аңлатыла. Беренче чиратта ул күзәнәкнең физик үзлекләрен, аның күләмен, тыгызлыгын билгели. Күпчелек химик реак­цияләр бары тик сулы тирәлектә генә бара, чөнки ул — яхшы эреткеч. Һәм су үзе дә күп кенә химик реакция­ләрдә катнаша.
Су матдәләр алмашы нәтиҗәсендә барлыкка килгән кирәксез һәм зарарлы матдәләрне организмнан чыга­руда, кислородны, углекислый газны һәм туклыклы матдәләрне организм буенча күчерүдә ярдәм итә.
Тере организмнар составына аз гына микъдарда булса да минераль тозлар да керә, алар күзәнәк массасының якынча 1 % ын тәшкил итә. Иң киң таралганнары — натрий һәм калий тозлары, алар организмның ярсыну­чанлык кебек бик мөһим функцияне үтәвен тәэмин итәләр. Кальций тозлары сөяк тукымасына, күп санлы моллюскларның кабырчыкларына ныклык бирәләр.
Органик матдәләр: аксымнар, майлар, углеводлар, нуклеин кислоталары фәкать тере организмнарда гына була.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^