Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



 
ИСЕМ
 
5. Сүз төркеме буларак исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр
 
19.  Әйләнә-тирәдәге предметларны һәм затларны санап чыгыгыз. Аларны белдерүче сүзләр нинди сорауга җавап булып киләләр, нинди сүз төркеменә керәләр?
 
20.  Өзектән исемнәрне табып, тезелешләрен тикшерегез. Исемнәр нәрсә белән төрләнгәннәр?
 
Искәрмә: -ы, -е, -ыбыз, -ебез тартым кушым­чалары.
 
...Шушы ике-өч елда без, малайлар, ничектер кинәт балалыктан аерылган кебек булдык. Гадәттә безнең көннәребез күбрәк уйнап үткән булса, хәзер инде бу сугыш елларында без әниләргә, апаларга йортта бер­дәнбер ир заты булып калдык. Без, үзебез дә сизмәстән, урамнарда, тау буйларында уйнап йөрүләрне еш кына онытып, көнкүрешне тормышны алып баруда төп көчкә әверелә башладык. Ат белән ир бала булган йортта капкалар ябылып тормый, арба тәгәрмәчләре коргаксымый, абзарларда хәрәкәт туктамый, балталар-чүкечләр тавышсыз ятмыйлар бит. Әйе, без, малайлар, менә шушы хәрәкәтне туктатмыйча алып баручылар булып әверелдек. (Г. Галиев)
 
21. Бирелгән сүзтезмәләрдә исемнәр башка сүзләргә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнгәннәр? Сүзтезмәләрне кертеп, җөмләләр тезегез. Исемнәрнең нинди җөмлә кисәге булып килүләрен ачыклагыз.
 
Җәй кояшы, табигатьнең матурлыгы, бәйрәмгә әзерләнү, эшне башкару, йорттан биек, бакчада үсү,

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^