Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp112-1.jpg Монда гарәп (1, 2, 3, 4 ...) һәм рим (I, II, III, IV ...) цифрлары, шулай ук санны сүз белән язып белдерү очраклары күрсәтелгән. Уйлап карагыз әле: безнең тормышыбызда шуларның кайсысы күбрәк кулланыла?
tmp112-2.jpg
1. Цифрлар — санның шартлы билгеләре.
2. Тормышта гарәп цифрлары киңрәк кулланыла. Зуррак саннар хәтта цифр һәм сүз белән бергә язылырга мөмкин. Гадәттә ул меңнән башлана, һәм аларны уку җиңелләшә. Мәсәлән, 25 000, 289 000 000, 15 000 000 000 саннарын 25 мең, 289 миллион, 15 миллиард рәвешендә биреп була.
3. Рим цифрлары азрак кулланыла. Алар, башлыча, гасыр (XXI гасыр), безнең эра елларын күрсәтү (MCMXCV1995), числода, ай санын язуда (9. V. 1995) кулланылалар. Тагын сыйныф (VI сыйныф), разряд, категория (II разрядлы шахматчы), отряд (III отряд), әсәр томнары кебекләрне рим цифры белән күрсәтү бар.
4. Санны сүз белән язып белдерү бигрәк тә кечкенәрәк саннарга карый: бер кыз, биш китап, өченче йорт.
204. Саннарны дөрес әйтеп укыгыз. Саннарның ни өчен шулай язылуына аңлатма бирегез.
tmp112-3.jpg
1. Өч китап, дүрт-биш укучы, бишәр алма, җиде тапкыр, ике бертуган, ике кат
лы өй, тугыз яшь.
2. 38 китап, 75 яшьлек карт, 1917 нче ел, 2000 километр, 100 000 000 (100 млн.) тонна, 2 000 000 000 сум — 2 миллиард (2 млрд.) сум, 25 нче номерлы йорт, 9 катлы өй.
3. XXI гасыр башы, MCMXIV (1914) елда салынган йорт, 1945. 9/V — Җиңү көне (укыла: 1945 нче елның 9 нчы мае — Җиңү көне), VIII сыйныф бүлмәсе, III разрядлы шахматчы, романның III томы, V отряд, Екатерина II (патша).

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^