Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



1. Гарәп цифрлары ун билге белән эш итә, һәм шулар ярдәмендә теләсә нинди сан күрсәтелә: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 0.
2. Рим цифрлары нибары җиде билге белән күрсәтелә: I, V, X, L, C, D, M. Шушы билгеләр ярдәмендә дүрт
меңгә кадәр булган саннар күрсәтелә. Моның өчен алар төрлечә тезелеп биреләләр: I — 1, II (рәттән килгән ике бер) — 2, III — 3, IV (биш алдыннан берле килү белән) — 4, V — 5, VI (биш артыннан бер өстәлү ярдәмендә) — 6, VII, VIII, IX (ун алдыннан бер куелу) — 9, X — 10, XI (ун артына бер өстәлү) — 11, XII — 12, XIII — 13, XIV (уннан соң дүрт цифрын кую) — 14, XV — 15, XVI — 16, XVII — 17, XVIII— 18, XIX — 19, XX (ике унны янәшә кую) — 20, XXX (өч унны рәттән урнаштыру) — 30.
Бер үк билге рәттән өч тапкырдан артык куелмый. Шуңа күрә, кырыкка җиткәч, 50 саны билгесен — L не файдаланалар: XL (илле алдыннан ун цифры куела, бу илле саныннан унга кимрәк дигән сүз) — 40, XLI — 41, XLII — 42..., XLIX —49, L — 50, LI —51, LII — 52..., LX — 60, LXX — 70, LXXX— 80, LXXXIX — 89.
Инде 90 ны белдерү өчен, тагын яңа билге C (йөз) кулланыла: XC (йөз ун санына ким) — 90, XCI — 91, C — 100; CI — 101, CX — 110, CXX — 120, CXXX — 130, CXL — 140, CL — 150, CLX — 160, CLXXXIX (йөз + илле + утыз + тугыз) — 189, XCC (ике йөздән унга ким) — 190, CCX — 210, CCCXL — 340, CCCLXXXIX (өч йөз + илле + утыз + тугыз) — 389.
Моннан соң 400 не язу максатында D (500) билгесе ярдәмгә килә: CD (биш йөздән бер йөзгә кимрәк) — 400, CDXXXIX — 439, CDL — 450, CDLXXXIX— 489, XD — 490; DI — 501; DL — 550, DLXXXIX — 589, DXC — 590, DCCC — 800.
Алга таба 900 не күрсәтү өчен, тагын яңа билге M (1000) алына: XCM (тугыз йөздән унга ким) — 890, XCMI — 891, CM — 900, M — 1000, ML — 1050, MCCC — 1300, MCD — 1400, MB — 1500, MDCCC — 1800, MCM — 1900, MM — 2000, MMC — 2100.

Рим цифрларының төп билгеләре:

I—1, X — 10, C — 100, M — 1000
V — 5, L — 50, D — 500
tmp1F3-1.jpg

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^