Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp1FE-1.jpg
Боларны белү рим цифры белән язылган бик күп истәлекләрнең, төрле корылмаларның кайчан барлыкка килүен, гасыр тәртибен һ. б. аңларга ярдәм итә.
205. Җөмләләрне, плакатларны укыгыз һәм саннарга аңлатма бирегез.

1. Безнең яшьлек XX гасыр азагына туры килде. 2. Казан шәһәрендәге мәһабәт өй фасадына MDCCCXV саны язылган. 3. Минем көндәлек дәфтәремдә плакат формасында язылган ике язма бар:
tmp1FE-2.jpg
206. Мәкальләрне күчереп языгыз, мәгънәләрен ачыклап сөйләгез. Саннар катнашкан берничә мәкаль уйлап языгыз.

1. Егет сүзе бер булыр.
2. Җиде кат үлчә, бер кат кис.
3. Аның үз тугызы — тугыз.
4. Бер әйт, берәгәйле әйт.
5. Башланган эшне ярты юлда калдырмыйлар.

tmp1FE-3.jpg Халык телендә күп кулланыла торган ярты (икедән бер), чирек (дүрттән бер), әчмуха (сигездән бер) саннары белән җөмләләр уйлап языгыз.

53. Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм
аларның дөрес язылышы


tmp1FE-4.jpg 1. Ясалышы ягыннан сез нинди сүзләрне беләсез?
2. Шуларның барысы да кайсы сүз төркемендә очрый?
3. Саннарда шуларның ниндиләре табыла?

Мисалларны күзәтегез

1) Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, йөз, мең, миллион.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^