Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



лый бирәбез. Безгә каршы берәү бик ашыгып килә. Туктадык. Безне эзлиләр икән. (Г. Галиевтан) 2. Шулай без, 2 бертуган, бер үк частька туры килдек. 12—13 көн дигәндә, фронт сызыгына да килеп җиттек. (Г. Әпсәләмовтан) 3. Бөек Ватан сугышы, 1941 нче елның 22 нче июнендә башланып, 1945 нче елның 9 нчы маенда гына җиңү белән тәмамланды.

210. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, җәяләрне ачып, текстны күчереп языгыз. Язу барышында мөмкин булган цифрларны сүз белән языгыз.

Минем вас...ятем шул!

— Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!
Моны язды татарның билгеле шаг...ре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: 1942 нче елны сугышка алынды һәм, әсирлек(тә) күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырын(да) Берлинга китерелде. Берлин(да) сәяси яшерен о...шмага катнашу(да), с...вет проп...гандасы тарату(да) га...пләнеп кулга алынды, т...рмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җ...засына х...кем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлек(тә) һәм т...ткынлык(та) язган 115 шиг...ре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өч...н 115 нең 60 ын (гына) булса(да) күчереп калдырырга тырыша. Әгәр бу китап кулы...а төшсә, шиг...рьләрне яхшылап, дикък...ть белән акка күчер, сакла һәм сугыштан с...ң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар ...алык шаг...ренең шиг...рьләре дип д...ньяга чыгар. Минем вас...ятем шул! (Муса Җәлил, 1943, декабрь.)
tmp219-1.jpg
1. Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар алардан бераз аерыбрак языла: 2 нче, 6 лап, 11 дән алып 19 гача.
Тартык авазга беткән саннар кушымчасында алдагы ы һәм е хәрефләре язылмый: уналтынчы 16 нчы, егерменче 20 нче.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^