Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp21D-1.jpg
2. Рим цифрларыннан соң сызыкча да, кушымча да куелмый: IV том (укыла: дүртенче том), VI сыйныф (алтынчы сыйныф), VI А сыйныфы (алтынчы А сыйныфы), XIX гасыр (унтугызынчы гасыр), Петр I (Петр беренче).
3. Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша язылалар: Гадел Кутуй 19031945 нче елларда яшәгән.
Искәрмә. Мондый саннарны парлы саннар белән бутарга ярамый. Парлы саннар сызыкча аша языла: биш-алтылап, ун-унбишләп.
4. Әсәр (китап) параграфлары, карар, указ, приказ өлешләре § (параграф) билгесе белән күрсәтелә;
tmp21D-2.jpg 7 (укыла: җиденче параграф), II бүлек (икенче бүлек), сигезенче бүлек.
Искәрмә. Матур әдәбият әсәрләрендә даталарны белдергән саннар, гадәттә, кушымчалардан башка цифр белән дә язылырга мөмкин: 1891 ел аларны гына түгел, бөтен Тигәнәлене аякка бастырды. Патша теләге үтәлә: 19 апрельдә Антон Петровны аталар. (К. Нәҗми)
Башка гарәп цифры белән күрсәтелгән саннарның кечкенәрәкләре гадәттә сүз белән, зурраклары я цифр, я цифр һәм сүз ярдәмендә языла: 1) Казаннан чыкканга унсигез тәүлек булды дигәндә, юлчылар Казан тракты белән борынгы Җаек шәһәрләренә килеп керделәр. (Ә. Фәйзи) 2) Бу вакытта Спас өязендә Казан алпавытларының 122 имениесе булып, алардагы крепостной ирләрнең генә саны 23 меңнән артык иде. (К. Нәҗми)
Искәрмә. Число һәм елны белдергән саннар цифр белән языла, алар янында нчы, нче кушымчалары куела: 9 нчы май, 22 нче июнь, 2001 нче ел. Китап томнары һәм бүлекләре, гадәттә, рим цифры белән дә, гарәпнеке ярдәмендә дә күрсәтелә. Мәсәлән: Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең II томы (2 нче томы). Икенче томы рәвешендә язу отышлырак.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^