Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



  
Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән язылалар. Ә газета-журнал, китап, фильм, спектакль, завод-фабрика, күмәк хуҗалык исемнәре моннан тыш куштырнаклар эченә алыналар.
6. Исемнәрнең берлек һәм күплек төре
 
25.  Өзекне укып чыгыгыз. Берлек сандагы исемнәрне бер баганага, күплек сандагыларын икенче баганага аерып языгыз. Күплек саны кушымчаларының астына сызыгыз. Кайсы исемнәргә һәм ни өчен -нар, -нәр кушымчасы ялганган?
 
Зәңгәр чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә куе төстә чибәр булып җитешәләр; болыннары елның елында тирә-якны җәй көне яшел үлән белән, кышкы суыкта солыдан кадер­ле санала торган хуш исле коры печәннәр белән хәйран итәләр; оч яклап тезелгән таулары, катлау-катлау баскычланып, югары болытларга сузылалар; урман­нарында меңәр еллык карт наратлар, чыршылар җәен-кышын яшәреп, шаулашып утыралар... (Г. Ибраһимов)
 
26. Күплек сандагы исемнәрне табыгыз. Күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрнең мәгънәләрендә нинди аерма бар?
 
1. Урамнарда, базарларда, Зәңгәр чишмә буйларында очрап, Галиләр, Фазыйллар, Гыйлаҗилар белән бик күп тапкыр бергә уйнап, җенләнеп, көрәшеп, үзе бик күп баһадирлыклар күрсәткәч кенә Шаһбаз безнең арада үз булып китә алды. (Г. Ибраһимов) 2. Анда ул, Анда ул утларның Тукайлар яшьлектә якканы. (С. Хәким)
 
Исемнәр берлек һәм күплек санда киләләр. Бер­лек санының махсус күрсәткече юк. Күплек саны -лар, -ләр кушымчасы ялганып ясала. Борын тарты­гына беткән исемнәр -нар, -нәр кушымчасы алалар.
Ялгызлык исемнәр гадәттә берлек санда гына кулланылалар. Кеше исемнәре һәм фамилияләре

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^