Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



күплек санда да килергә мөмкиннәр. Мәсәлән: Галиевләр гаиләсе, Такташлар чоры, Азатлар мәк­тәбе. Күплек саны кушымчасы бу сүзләргә җыел­малылык төсмере өсти.
27.  Бирелгән исемнәргә күплек кушымчасы өстәгез һәм, аларны кертеп, 3—4 җөмлә төзегез.
 
Сорау, игәү; үлән, таң, белем; балл, кристалл, металл; ансамбль, корабль, слесарь, токарь; станция, экспедиция; расписание, предприятие.
 
7. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
 
28.  Бирелгән мәкаль һәм әйтемнәрдә ил сүзенең килешләрен бил­геләгез. Килеш кушымчалары бу сүзне кайсы сүзләргә бәйлиләр? Җавапны үрнәктәгечә бирегез.
 
1. Илгә таянган Идел кичәр. 2. Ил төкерсә, күл булыр. 3. Илдән килгән илгә китәр. 4. Илнең көне җир белән. 5. Илдә булса үлмәссең. 6. Игенле илне ташлама.
 
29.  Исемнәргә сорау куеп, килешләрен билгеләгез. Кайсы килеш­ләргә ике сорау, кайсыларына өч, ә кайсына дүрт сорау куелган? Килешләрне һәм аларның сорауларын тиешле тәртиптә дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
 
1. Гөлназны күрү, повестьны уку. 2. Күршедән сорау, урманнан кайту. 3. Кояш чыкты. Бала елмая. 4. Наилнең үтенече, киемнең яңасы. 5. Китап укы­тучыда. Сәбәп игътибарсызлыкта. 6. Авылда яшәү, мартта кайту. 7. Кешегә бирү, аякка кию, шәһәргә җибәрү.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^