Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



 
3.  Тәмамлык: Бүген без диктант (нәрсә?) яздык.
4.  Аергыч: Мәктәп (нәрсә?) бакчасында чияләр өлгерде.
5.  Эндәш сүз: Укучылар (кемнәр?), дәреслеклә­регезне алыгыз.
Иялек килешендәге исем җөмләдә аергыч була: Бүген атнаның (нәрсәнең?) бишенче көнеҗомга.
Төшем килешендәге исем тәмамлык була: Кани­кулларны (нәрсәләрне?) без сагынып көтеп алабыз.
Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендәге исемнәр тәмамлык та, хәл дә булып килә алалар.
Китапны Айратка (кемгә?) укырга биреп тор­дым. Бу турыда Мараттан (кемнән?) сорагыз. Бу тема буенча материал укучыларда (кемнәрдә?) бар. Әлеге җөмләләрдә алар тәмамлык булалар. Түбәндәгеләрендә хәл булып киләләр: Лагерьга (кая?) кунак булып чит ил балалары килде. Ап­рельдә (кайчан?) башкалабызда (кайда?) җиңел атлетика буенча республика ярышлары узачак.
8. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше
 
32. Шигырьне укып чыгыгыз. Калын хәрефләр белән бирел­гән сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз. Ул сүзләрдәге -ым, -ем, -ың, -ең, -ы, -е кушымчалары предметларның кемгә, нәрсәгә караганлыгын белдерәләр?
 
И мөкатдәс илем
 
И мөкатдәс илем, сине күңлем
Бала чактан бирле ярата;
Синдә генә шулай ай елмая,
Синдә генә шундый таң ата.
Шаулый синең нарат урманнарың,
Чылтырап ага борма суларың.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^