Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Туган тел турында әңгәмә
 
 Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел яр­дәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлый­лар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел ке­шелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә.
Татар теле безнең туган телебез, гомерлек юлда­шыбыз. Шуңа күрә туган телебез татар әдәби теле турында бик күп мәкаль-әйтемнәр, җырлар бар, бик күп шигырьләр язылган.
—  Сезгә иң танышы Г. Тукайның «Туган тел» шигыре. Кайсыгыз аны яттан укып күрсәтер?
... .
—  Монда шагыйрь туган телнең нинди сыйфат­ларын тасвирлый?
... .
—  Туган телебез турында сез тагын нинди шигырь­ләр беләсез?
... .
—  Әхмәт Ерикәйнең «Ике канат» исемле шигырен­нән ике строфаны укыйк әле. Ул ниләр әйтергә тели?
 
Туган телем күп еллардан бирле
Чәчәк ата йөрәк түремдә
Әнкәй» дигән иң беренче сүзне
Мин әйткәнмен татар телендә.
 
Газиз телем гасыр диңгезләрен
Кичә-кичә килгән ерактан.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^