Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



11. Исемнәрнең ясалышы
 
 
Ясалышлары ягыннан исемнәр, башка сүз төр­кемнәре кебек үк, тамыр (ягъни башка сүздән ясал­маган) һәм ясалма (ягъни башка сүздән ясалган) булалар. Мәсәлән: җир, су, тау тамыр исемнәр; ачкыч, алъяпкыч, йорт-ил, җир җиләге ясалма исем­нәр.
49.  Бирелгән исемнәрне, ике төркемгә тамыр һәм ясалма исем­нәргә аерып, дәфтәрләрегезгә языгыз, сүзнең тамырын шартлы билгебелән билгеләгез.
 
Ат, арба, азык-төлек, сәламәтлек, ылыс, юлбашчы, агай-эне, тәбәнәк, сыйныфташ, илкәй, таныклык, яшь­ләр оешмасы, чынбарлык, чыбылдык, авыз-борын, теш бакасы, игенче, кадак, тимер юл, педагогия көллияте, өчпочмак, драмтүгәрәк, өс киеме, түтәл, кишер.
 
50.  Тамыр сүзнең килеш, сан, тартым формаларын һәм ясалма сүзләрне бер-берсеннән аерып языгыз. Сүз формаларының төзе­лешен аңлатыгыз.
 
Башкала, баш, башы-ахыры, башлар, башсызлык, башым, башлык, башкайлар, башлам, башына, башы­быз, баш-күз, башта, башкода, башкисәр, башы, баш­ваткыч, башларыннан, башбаштаклык, баш-аяк, башы­гызда.
 
 
Исемнәр сүз ясалышының барлык ысуллары белән дә ясалалар.
Сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялгау
 
Бу ысул белән исемнәр, нигездә, исемнәрдән һәм фигыльләрдән ясалалар. Шулай ук сыйфатлардан һәм саннардан ясалган исемнәр дә бар. Мәсәлән: эшче, ашлык (исемнәрдән ясалганнар), утыргыч, күзәтче (фигыльләрдән ясалганнар), игезәк, бишлек (сыйфат һәм саннан ясалганнар).

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^