Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



57.  Түбәндәге кушма, парлы һәм тезмә исемнәрнең нинди сүзләр­дән һәм ничек ясалуларын аңлатыгыз.
 
Ташбака, аң-белем, ана каз, кулъязма, юк-бар, урынбасар, кием-салым, Илгизәр, үги ана яфрагы.
 
58.  Бирелгән сүзләрдән сүзләрне кушу ысулы белән исемнәр ясагыз һәм ясалу алымнарыннан чыгып, өч төркемгә кушма, парлы һәм тезмә исемнәргә аерып языгыз.
 
Кура, җиләк; эт, эчәге; туган, тумача; сукыр, тыч­кан; юл, басу; кош, корт; тере, көмеш; бака, яфрак; урын, җир; тегү, җеп; көньяк, көнбатыш; йорт, куян; ал, япкыч; фәнни, тикшеренү, институт; бал, корт; урман, тавык; ел, язу.
 
Сүзләрнең аваз составын үзгәртү, мәгънәләрен үзгәртү,
сүзне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү һәм
сүзләрне кыскарту
 
 
Бу ысуллар белән исемнәр артык күп ясалмый. Шулай да исемнәрнең сүзлек составын баетуга алар үзләреннән билгеле дәрәҗәдә өлеш кертәләр.
59.  Бу исемнәр ничек ясалганнар?
 
Чәчәк (чагыштырыгыз: чачак), йомгак (нәтиҗә мәгънәсендә), агроуку, белдерү (игълан мәгънәсендә), әҗәт (чагыштырыгыз: хаҗәт), агитпункт, сорау (җавап таләп итә торган сүз, мөрәҗәгать мәгънәсендә), КДПУ, әмәл (чагыштырыгыз: гамәл), драмтүгәрәк.
 
12. Синоним һәм антоним исемнәр
 
60.  Бирелгән исемнәрне укып чыгыгыз, мәгънәләрен тикшерегез. Алар ничек дип аталалар?
 
1. Йөз, бит, чырай. 2. Батыр, герой, каһарман, баһа­дир. 3. Әмер, боерык, приказ. 4. Кеше, адәм, бәндә, җан, зат. 5. Инсаф, әдәп, тыйнаклылык, тәүфыйклылык, тәрбиялелек.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^