Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



61.  Бу исемнәр нинди ысул белән һәм нинди сүзләрдән ясал­ганнар?
 
Рәхим-шәфкать, шау-шу, кадер-хөрмәт, аң-белем, моң-зар, явым-төшем, урын-җир, хәер-сәдака, гыйлем-мәгърифәт, дус-иш.
 
62.  Бирелгән исемнәргә мәгънәдәш исемнәрне өстәп языгыз.
 
Доктор, ...; абзац, ...; авиация, ...; авангард, ...; автомобиль, ...; авторитет, ...; документ, ...; инстру­мент, ...; катастрофа, ...; карлик, ... .
 
63.  Синоним исемнәр файдаланып, мәгънә ягыннан бәйләнгән 3—4 җөмлә уйлап языгыз.
 
64. Мәкальләрдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр ничек дип аталалар?
 
1. Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер. 2. Тырышкан ил узар, тырышмаган тузар. 3. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек. 4. Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал.
 
65.  Бу сүзләр нинди ысул белән һәм нинди сүзләрдән ясалганнар?
 
Юк-бар, ул-бу, килем-китем, алды-арты, яше-карты, алыш-биреш.
 
66.  Бу исемнәрнең антонимнарын табыгыз.
 
Әче — ...; җәй — ...; яз — ...; ал — ...; усаллык — ...; искелек — ... .
 
67.  «Татар халык иҗаты. Табышмаклар» китабыннан антонимнар кергән 4—5 табышмак сайлап языгыз.
 
13. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы
 
68Бу исемнәр нәрсәләр белән төрләнгәннәр?
 
Күлмәге, шәһәрдә, күзләре, илкәем, тауларга, әнисен, кошчыктан, абыйларыбыз, әткәйгә, уртасыннан, туган­нарыгызның.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^