Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



14. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау
 
72.  Бирелгән сүзләр арасыннан исемнәрне аерып чыгарыгыз һәм аларның нәрсә белдерүләрен аңлатыгыз.
 
Хезмәт итү, камыш, күбәләк, быел, һәм, Акбай, чаж-чож, күренекле, туфрак, кинәт, илле, күгәрчен, син, белән, агроном, кирәк, тегүче, агым, тозлы, елга, тиз, каенлык, Габдрахман, ялт-йолт, кызылканат, чөнки, Арча, без, сулыш алу, тиеш, уф, ут, җыелыш.
 
73Исемнәрне табыгыз. Алар нәрсә белән төрләнгәннәр?
 
1.   Наратбаш кешеләре көпшәкләнеп күпергән Зөягә, чит-читләреннән ярылгалый башлаган, кайбер урыннарында инде ачылырга да өлгергән бозга тыныч­сызланып карыйлар. (Ф. Хөсни)
2.   Без үзебезнең авылыбызга кайтабыз. Шуның туфрагында безгә җан иңгән, без шунда беренче тапкыр ана сөте суырганбыз, без шунда башта ава-түнә тәпи йөри башлаганбыз, аннары ике аягыбыз белән шушы җиргә басканбыз, җир безне ныгыткан, без җирне ныгытканбыз. Менә шуның өчен җир безнеке, без шушы җирнеке. Без шушы җирне дошманнардан саклап калуга катнашкан бәләкәй олаучылар! (Г. Галиев
 
74.  Исемнәрне табып асларына сызыгыз. Баш, төшем һәм иялек килешендәге исемнәрнең кулланылышындагы стилистик үзен­чәлекне билгелелек-билгесезлек төсмерләрен белдерүләрен аңлатыгыз.
 
1. Безнең күршебез Шәйхевәли абзыйның өч малае һәм бер кызы бар иде. (Г. Галиев) 2. Урманны урап, Аккош күле буена килеп чыктык. Күл өстенең бер өлеше, көмеш җәймә җәйгән шикелле, җем-җем итеп тора, икенче җире карасу, әйтерсең болыт күләгәсе яткан, аргы почмагы хәтта аз гына алсу. (Г. Әпсәләмов)
 
75.  Исемнәрне табып, аларга тулы морфологик анализ ясагыз.
 
1. Зәңгәр чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә куе төстә чибәр булып

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^