Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



 
3.  Зат кушымчалары затларның берлеген һәм күплеген дә белдерә, шуңа күрә аларны зат-сан ку­шымчалары дип атыйлар.
4.  Зат кушымчалары ике төрле була: тулы һәм кыска. III зат берлектә зат кушымчасы юк, III зат күплектә -лар, -ләр кулланыла.
Зат-сан кушымчалары
Күплектә
-к
-гыз, -гез
-лар, -ләр
 
Күплектә 
-быз, -без
-сыз, -сез
-лар, -ләр
 
Берлектә
I -мын, -мен
II -сың, -сең
Берлектә 
-м
-ң
 Зат-сан белән төрләнеш үрнәге
 
Күплектә
 
язар-быз
язар-сыз
язар-лар
Күплектә
 
язды-к
язды-гыз
язды-лар
Берлектә
 
I язар-мын
II язар-сың
III язар
Берлектә
 
язды-м
язды-ң
язды
 
Искәрмә. 1. Зат кушымчалары бер үк вакытта эш башкаручы затның (яки затларның) санын да белдерә.
 
Мин укыды-м I зат берлек сан.
Без укыды-к I зат күплек сан.
 
Фигыльнең берлеге яки күплеге булмый, фигыль сан белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә.
2.  II затның күплек саны, хөрмәт белән әйткәндә, затның берлеген дә белдерә: Апа, Сез бу китапны аласызмы?
3.   III затта күплекне белдерә торган -лар, -ләр кушымчасы кайбер очракта төшеп калырга мөмкин.
Бу вакытта затлар эшне аерым-аерым түгел, бергә башкаралар: Кунаклар килә. Чагыштырыгыз: Кунак­лар киләләр (бер-бер артлы яки төркем-төркем булып килүләре күз алдына килеп баса).

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^