Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



84. 1. Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне табып, кушымча­ларның тулымы-кыскамы икәнлеген, зат-санын билгеләгез.
2. Асларына сызылган фигыльләрне (башкаручы затны бел­дерүче сүзләр белән) күчереп языгыз. III зат күплек сан кушым­часының төшеп калган очракларын табыгыз, мәгънәләрен аң­латыгыз.
 
Үрнәк: Мин язган идем.— Фигыль I зат берлектә, эшне сөйләүче башкара.
 
Искәндәр!
Мин сиңа моннан ике атна элек ике хат язган идем. Ләкин җибәрмичә калдым. Менә бу хатым белән җи­бәрермен. ахры.
Син үзеңнең хатыңда: «Тормышың ничек уза? Бала­лар мине сагынамы? Искә төшерәләрме? Үзең нәрсә эшләп ятасын? Берсен дә калдырмыйча яз»,—дисең.
Мин район үзәге булган Әдрәс авылына килеп төш­тем. Бу авыл миңа ошады. (Г. Кутуй)
Атналар буе вагонда килгән атлар, җиргә аяк басу белән, искиткеч бер җанлы хәрәкәткә килделәр, һәм­мәсе дә, борыннарын төртеп, җир иснәргә, аунарга тотындылар.
Ул ашыкканга күрә, бөтен атлар ашыга. Ак бәкәл, аларны үзенә ияртеп, кешни-кешни, алга чаба иде.
Кичәге позициягә җиткәч, атларны читкәрәк ур­наштырып, дошманга каршы көчле ут ачтык. Дошман нык каршылык күрсәтә, без аның саен ныграк бәрәбез. (Г. Галиев)
 
18. Фигыль юнәлешләре
 
Җөмләләрне укып, юу фигыленең мәгънәләрен чагыштырыйк.
 
Рәмзия, иртә торып, бүлмәләрне җыештырды, кер юды. Матур зәңгәр күлмәге бик чиста юылган икән, төсе ачылып китте. Сеңлесе Тәнзилә дә аңа ярдәм итте: кечкенә сөлгеләр, кулъяулыклар юышты. Әмма үзенең иң яраткан күлмәген ул да апасыннан юдырды. Эш беткәч, мунча кереп, икесе дә рәхәтләнеп юындылар.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^