Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре
1.  Җөмләнең баш кисәкләре дип нәрсәләргә әйтәбез? Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?
2.  Сез җөмләнең нинди иярчен кисәкләрен беләсез? Алар күб­рәк нинди сорауларга җавап бирәләр?
3.  Җөмлә кисәкләрен шартлы рәвештә ничек билгелиләр?
 
1. Текстны укыгыз, һәр җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз. Ка­лын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы иярчен кисәкләр булуын ачыклагыз.
 
Көзге үзгәрешләр
 
Тагын көз җитте. Көзге салкын яңгырлар башлан­ды. Көзнең беренче атналарында алтыннан койган ши­келле сары яфраклары белән шыбырдап утырган ак каеннар, кызгылт яфраклы усаклар, өрәңгеләр хәзер көннән-көн шәрәләнә баралар. Бары тик наратлар, чыр­шылар һәм ак чыршылар гына яшел ылысларын кой­мый. Алар җәй көннәрендәгечә бизәнеп-ясанып уты­ралар, тик бераз карасуланганнар. (Г. Әпсәләмовтан)
 
2. Мисалларны җөмлә кисәкләре буенча тикшерегез. Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?
 
Бу гүзәл як
Монда һәрбер сукмак,
Һәрбер почмак изге, ягымлы.
Мин дөньяның һичбер урынына да
Алмаштырмам туган ягымны. (С. Урайский)

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^