Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



19. Фигыль төркемчәләре
 
Фигыльләр эш яки хәлне төрлечә белдерәләр, һәм, шуңа карап, аларның төрләнеше дә, җөмләдәге роле дә төрлечәрәк була. Бу аермалар нигезендә фигыль­ләр 7 төркемчәгә бүленәләр.
Хикәя фигыль эш яки хәлнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда үтәлүен белдерә һәм зат-сан белән төрләнә: укыйм, эшлисең, ял итәләр; укы­дым, эшләдең, ял иттеләр; укырмын, эшләрсең, ял итәрләр.
Боерык фигыль эшкә кушуны, боеруны бел­дерә һәм зат-сан белән төрләнә: Укы! Эшләгез! Ял итсеннәр!
Шарт фигыль икенче бер эшкә шарт булып кил­гән эш-хәлне белдерә һәм зат-сан белән төрләнә: Укысаң, белерсең. Яхшы эшләсәк, ял итәрбез.
Сыйфат фигыль эш яки хәлне предмет бил­гесе итеп белдерә һәм җөмләдә аергыч була: укучы бала, үткән ел, киләсе атна, киләчәк буыннар, барыр юл.
Хәл фигыль эш яки хәлне икенче бер эшнең билгесе итеп белдерә һәм җөмләдә хәл була: тырышып укыйбыз, ашыга-ашыга барган, елмаеп карый, укыгач белдем.
Исем фигыль эш яки хәлне исемләштереп бел­дерә, исем кебек төрләнә, ия, тәмамлык һ. б. җөмлә кисәге булып килә: Аны аңлау кыен түгел. Әкият­ләр укуны һәркем ярата.
Инфинитив фигыльнең төрләнми торган төр­кемчәсе, җөмләдә максат хәле һ. б. кисәк булып килә: Без укырга килдек. Аңларга тырышам. Эшне туктатмаска кирәк.
Хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль зат-сан белән төрләнәләр һәм затланышлы фигыльләр дип аталалар.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^