Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Икмәк ил байлыгы
 
Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм. Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез... Шуңа күрә икмәкнең күп булуын, мул булуын һәркем кай­гыртырга тиеш.
Безнең татар халкында икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. «Ипекәй» дип кадерләп кенә йөртә ул аны... Әгәр урамда ипи сыныгын күрсә, ул аны иренмичә иелеп алып, читәнгә яки бүрәнә ярыгына кыстырып китә. Балаларга да сыныгыңны калдырма, валчыгыңны җый, бәрәкәт очмасын дип әйтеп кенә торалар. Һәм без ипи валчыгын таптаудан чынлап та курка идек, икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек...
Икмәкне кешеләр тир түгеп табалар. Икмәкне үсте­рү авыр эш, бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык сорый ул. Мең еллар дәвамында кеше икмәк үстерүнең тәҗ­рибәсен туплаган: орлыгын яхшырткан, җирен эшкәрт­кән, вакытын белеп чәчәргә, ашларга өйрәнгән... (Ә. Еники)
 
ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘР
 
20. Боерык фигыль
 
Боерык фигыльнең мәгънәсе
 
Бар, улым, — диде бабай,— Маһруй апаңа әйт, башка ат җибәрсен. (Р. Батулла)
Боерык фигыль эш кушуны, боеруны белдерә, зат-сан белән төрләнә, барлыкта яки юклыкта килә һәм җөмләдә хәбәр була.
Боерык фигыль төп мәгънәдән тыш күптөрле мәгънә төсмерләре белдерә. Аларны аңларга җөм­ләнең мәгънәсе, әйтелү интонациясе, кисәкчәләр ярдәм итә:

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^