Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ
Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



 
гыш, шәльяулык); 3) парлы сүзләр (хатын-кыз, тимер-томыр, аз-маз); 4) тезмә сүзләр (үги ана яфрагы, Кара диңгез, Киек каз юлы); 5) кыскартылма сүзләр (драм­түгәрәк, АКШ) һ. б.
7. Һәр баганадан тиешле сүзләрне табып, алардан ясалма сүзләр ясап языгыз. Соңыннан, шул сүзләрне файдаланып, 4—5 җөмлә уйлап әйтегез (языгыз).
 
Агач, ак, алды, артлы, ар, батыш, баш, биш, белер, бодай, бу, кирәк, көмеш, көн, юлы, язма, җиләк, як.
Алтын, алма, аллы, белмәс, ел, еллык, ишек, кара, кул, Киек каз, көн, төн, тере, чыгыш, як, кала, ярак, җимеш.
8.  «Көзге урман» темасына сыйфатлама тибындагы кечкенә кү­ләмле инша языгыз. Эшегездә ясалышы ягыннан төрле сүзләргә мисаллар табылсын.
 
3. Сүз төркемнәре
 
1.  Алдагы сыйныфларда сез нинди сүз төркемнәре белән таныштыгыз?
2.  Телебездә нинди сүз төркемнәре ешрак кулланыла?
3.  Татар телендә барысы ничә сүз төркеме бар? Алар ниндиләр?
 
9.  Текстны укыгыз, эчтәлеген сөйләгез. Язучының ни әйтергә теләгәнен әйтеп бирегез.
Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеме булуын аңлатыгыз.
 
Туган җир
 
Туган җир! Нигә син шулхәтле кадерле, кочаклап үбәрлек якын икән? Бездәге иң бөек тойгы илсөяр тойгы ата-бабаларыбызның дөнья көткән, дөнья калдырган менә шушы кечкенә йорттан башлана бит! Әле син нарасый бер бала гына: күкрәк сөтен им­гәндә күзеңне ача алмасаң да, авызыңны ачып, ба­шыңны чайкый-чайкый имчәк эзләгәндә, син үзеңнең дөньяда яшәвеңне дә белмисең, ләкин шул вакыттан

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^