Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [12.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ШҮРӘЛЕ

1

Нәкъ Казан -артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр.

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның,- һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә - инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил-дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә  аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр;

Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк­-

ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Бервакыт чут-чут итеп сайрый ходайның кошлары;

Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.

Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;

Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.

2

Җәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен,

Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.

Бу авылның миң җыен, мәйдан, сабаны туйларын

Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым...

Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле;

Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит: "Шүрәле".

Аз гына сабрит әле, и кариэм! хәзер язам;

Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

3

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши;

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.

Һич гаҗәп юк, булса булыр,— бик калын, бик күп бит ул;

Күктә ни булмас дисең,— очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

биниһая — чиксез, очсыз-кырыйсыз нам - исем

гонҗәләр - ачылып бетмәгән чәчәк­ләр Сауләтләре - батырлыклары

сабрит - сабыр ит җиһан - дөнья

шүрәле, албасты, убыр - әкият ге­ройлары кариэм - укучым

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Шагыйрь Кырлай авылы табигатен ничек тасвирлаган?

2.  Кырлай урманында нинди агачлар һәм үсемлекләр үсә? Нинди хайван­нар һәм җәнлекләр яши?

3.  Бүлекне хикәя рәвешендә сөйләгез.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^