Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [14.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,

Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,

Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

-  Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;

Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.

Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым диеп,

Аңгар урманда йөрергә мин үзем куштым диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар җибәр;

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;

Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;

Ул моның фөрьядларын аслан колакка элми дә.

-  И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! кем син? исмең кем синең?

Иртәгә килгәнче дустлар тәндә җаным торса гәр,

Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

—  Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым "Былтыр" минем.

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була

Һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.

Кычкыра: "Кысты, харап итте явыз "Былтыр" мине,

Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?"

Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

—  Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең,-диләр.

Әйтәләр: "Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!

И җүләр! кысканга былтыр, кычкыралармы быел!

аршын - метр кертелгәнчегә кадәр           фөрьяд - зарланып елау

озынлык үлчәү берәмлеге, 71 см                асла - һич тә

күнәм — ризалашам, тыңлыйм                  мәрхәмәт - яхшылык, игелек, кызга-

инсан - кеше                                                 ну хисе

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Шүрәле нинди образ ул? Тормышта очрыймы?

2.  Былтыр белән Шүрәленең очрашуы сездә нинди тәэсир калдырды?

3.  Егет Шүрәлегә үзенең исемен ни өчен Былтыр дип әйтә?

4. Күренешләр һәм вакыйгаларны сурәтләү матур һәм үтемле булсын өчен

шагыйрь нинди сүзләр сайлаган? Шул сүзләр кергән юлларны поэма­дан табып кабат укыгыз. б. 5.  5.  Поэманың эчтәлеген тулысынча сөйләгез.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^