Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [15.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ТУГАН АВЫЛ

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Ходай - Алла                                                         алган һәм шуларны аңлаткан из-

әүвәл — иң элек, иң башта                                   ге китап

рәсүлемез Мөхәммәтне - пәйгамбәр,                  Аять — Коръән китабыннан өзекләр

Алланың җирдәге илчесе                                     сука — авыл хуҗалыгында иң гади

Коръән - ислам кануннарын эченә                     җир сөрү коралы, плуг

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз.

2.  Туган авыл, туган җир төшенчәләрен ничек аңлыйсыз?

3.  Ни өчен туган җире шагыйрь күңелендә мәңге калачак?

4.  "Туган авыл" җырын бергәләп тыңлагыз. (Г. Тукай шигыре, А. Мо-насыйпов музыкасы.)

5.  Туган җир (туган авыл, шәһәр) турында тагын нинди шигырьләр, җыр­лар беләсез? Шул ук темага караган мәкаль һәм әйтемнәрне искә төше­регез.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^