Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [16.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Байназар Әлменов (1909-1977)

Оренбург өлкәсендә туып-үскән Байназар Әлменов 1935 нче ел­да Казан шәһәренә җитлеккән рәссам буларак килә һәм Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. Бөек Ватан сугышыннан кайт­кач та үзенең яраткан эшен дәвам итә.

Аның төп иҗат юнәлеше - китапларга рәсемнәр төшерү, бизәү. Ул Г. Тукай, Г. Камал һәм хәзерге татар язучыларының әсәрләренә, татар халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясый.

Г. Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләренә төрле вариант­ларда эшләнгән рәсемнәре, шулай ук "Исемдә калганнар" исемле әсәргә карата ясалган рәсеме аеруча билгеле.

Байназар Әлменов татар халкының күренекле кешеләре порт­ретларың ясауда да актив эшләде. Алар арасында күренекле рәссам Харис Якупов, язучы Гадел Кутуй, тарихи шәхесләрдән К. Насый-ри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал һәм башкаларның портретларын күрсәтергә була.

1957 нче елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Рәссам кем ул? Рәссамнардан кемнәрне беләсез?

2.  Үзегез яраткан рәссамнарның иҗатлары буенча үзара фикер алышы­гыз.

3.   Үзегезнең дәреслекләрегездәге картиналарның эчтәлекләрен аңларга өйрәнегез һәм авторларын хәтерегездә саклагыз.

4.  Картиналар күргәзмәсенә барып, Татарстан рәссамнары иҗат иткән картиналар белән танышыгыз, соңыннан алган тәэсирләрегез турында инша языгыз.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^