Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [22.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Мәҗит Гафури

(1880-1934)

Мәҗит Гафури 1880 нче елның 20 нче июлендә хәзерге Башкор­тостанның Гафури районы Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә туа. Башта үз авылларындагы мәдрәсәдә укый, аннары күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Шул елларда бер-бер арт­лы әтисе белән әнисе үлеп китә, һәм моннан соң унбер-унике яшь­лек Мәҗиткә үз көнен үзе күрергә туры килә.

1896 нчы елда берәр зуррак мәдрәсәдә укуын дәвам иттерү теләге белән ул Уфага килә, әмма ярлылыгы аркасында теләгенә ирешә алмый, бары 1898 нче елда гына, Троицк шәһәренә барып, мәдрәсәгә укырга керә. Мәдрәсәдә уку белән бергә, яшь Гафури аң-белемен үзлегеннән арттыруга да игътибар итә, К. Насыйри, Р. Фәхретдинов, Ф. Кәрими кебек күренекле татар әдип-галимнәренең иҗаты белән якыннан таныша. Әдәбият белән кызыксынып китү аның үзендә дә язу теләген тудыра. Ул Троицк мәдрәсәсендә укыганда беренче әдәби тәҗрибәләрен ясый. 1904 нче елдан аның язганнары китап рәвешендә дөнья да күрә башлый. Аерым алганда, "Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек", "Себер тимер юлы, яки әхвале милләт" кебек бе­ренче китаплары басылып чыга.

1905 нче елда, Казанга килеп, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укыр­га керә һәм шул вакытта илдә көчәйгән революцион хәрәкәт йогын­тысында үз иҗатында туган халкының реаль тормышына игътиба­рын көчәйтә, милли азатлык идеяләрен чагылдыра башлый.

1906 нчы елда М. Гафури кабат Уфага китә, һәм аның моннан соң­гы тормышы нигездә шушы шәһәрдә үтә. Алга таба язучының иҗат

эшчәнлеге елдан-ел активлаша бара. 1917 нче елга кадәрге иҗатын да ул үзен милләт язмышын кайгырткан, аның азатлыгы өчен көрәшкән әдип итеп таныта. Шундый милли уй-омтылышлар белән яшәгән әдип 1917 нче елгы Октябрь революциясен дә зур өметләр белән каршылый. Аның бу өметләре шул елда язылган "Татар байрагы" һәм "Кызыл байрак" дигән шигырьләрендә аеруча ачык чагылды.

Мәҗит Гафури үзенең иҗат эшчәнлеген төп ике юнәлештә алып бара. Бер яктан, ул әсәрләрендә, конкрет сыйнфый позициягә күчеп, гади хезмәт халкының тормышын үтә кырыс төсләрдә чагылдыра (мисал өчен "Кара йөзләр", "Тормыш баскычлары", "Шагыйрьнең алтын приискасында" кебек повестьларында). Икенче яктан, игъти­барын илдә искене җимереп яңа тормыш төзү өчен алып барылган көрәшкә юнәлтә. Бу көрәшне тәэсирлерәк итеп күрсәтү максатында әдип әдәбиятның тәрбияви йогынтысы көчлерәк булган формасы — драматургиягә дә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә аның авылда яңа тор­мышка күчүне чагылдырган "Кызыл йолдыз" исемле пьесасы 20 нче елларда зур гына популярлык казана. Ә инде 1921 нче елгы ачлык фаҗигасен ул "Ачлык тырнагында" дигән шигырьләр циклында ча­гылдыра.

М. Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^