Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [23.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ТАТАР БАЙРАГЫ

Дүрт йөз ел буе

Тәхкыйрь ителгән

Татарның туы

Бу көн эленгән.

Дүрт йөз ел буе

Хәбестә торган

Татарның уе

Бу көн котылган.

Дүрт йөз ел буе

Ниләр күрмәдек,

Түздек, чыдадык,

һаман үлмәдек.

Сакланып эчтә

Сынмый килде ул.

Бу көн эленгән

Байрак әнә шул.

Канлы бәгыребез

Янды, сызлады,

Өмид байрагы

Һаман сынмады.

Тәкрар эленгән

Байрак инде аумас.

Татарның исме

Мәңге югалмас.

Башка байраклар

Белән бер сафта

Барсын бу байрак,

Алсын бетмәс дан.

тәхкыйрь - мыскыл                                                 хәбестә - ябылуда

туы - байрагы                                                           тәкрар - кабат

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Шигырьдә татар халкының кайсы замандагы тормышы турында сүз ба­ра?

2.  "Байрак" сүзе шигырьдә нинди мәгънәдә кулланыла?

3.  Шагыйрь татар халкының дүрт йөз ел буе кем тарафыннан изелүен күздә тота?

4.  Шигырьне яттан өйрәнегез.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^