Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [24.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

САРЫКНЫ КЕМ АШАГАН?

Бер Аучының бер Сарыгы кырда калган,

Эзләп тә тапмаганнар — ул югалган.

Бер-ике көн үтеп киткәч, безнең Аучы:

"Бүре ашаган сарыкны",-дип хәбәр алган.

Моны ишеткәч, Аучы чиксез ачуланды,

Ерткычларның бу эшенә көйде, янды.

"Сарыкның үчен алмый калмамын",—дип

Җанварларга шушылай дип хәбәр салды:

"Кызганып тора идем үзем сезне,

Ачулансам - калдырмамын һичберегезне.

Сарыгымны кем ашаган булса — шуны

Таләп кыйлам миңа тотып бирүегезне!"

(Аучыны белә урманда һәр җанвар)

Бу хәбәрне ишеткәчтән таң калдылар.

"Аучыны тизрәк риза итәек",—дип,

Киңәш өчен зур урынга җыйналдылар.

Мәҗлестә Төлке - кятиб, Бүре - рәис,

Рәис сүз башлап әйтте: "Бу нинди эш?

Аучының Сарыгын кем ашады?-

Танмаенча ушбу җирдә әйтү тиеш.

Шул эш өчен чакырдым мин монда сезне,

Ачуланса Аучы кырыр һәммәбезне.

Кем ашаса, шуны биреп котылаек,

Тугърылыктан аермагыз үзегезне..."

Әүвәл Бүре "ашамадым" диде, танды,

Төлке дә тугърылыгын сөйләп алды;

Һәммә ерткыч үзләрене сафладылар,

Бер як читтә ерткыч түгел куян калды.

Диде Бүре: "Читтә торып ялгыз үзең,

Бур кешенең күзе төсле ике күзең.

Сарыкны ашаган кеше син түгелме?

Әйтеп кал, монда килеп, әйтер сүзең!"

Куян мескин куркуыннан калтырады,

"Ашаучы мин түгел",—дип чак әйтә алды.

Шөбһәле кеше төсле җавап биргәч,

Барча ерткыч: "Ашаучы шул!.." дип аваз салды

(Ашамый Куян һичбер вакытта ит)

Әйтә алмады, ашаучы мин түгелдер, дип.

Диде Бүре: "Сарык ашап йөргән кеше

Шушы икән, китерегез бәйләргә җеп!"

Шул минутта әллә кайдан җеп таптылар,

Куянның муенына җеп тактылар.

"Явызлыкның җәзасын күр менә инде!"-дип,  

Аучының авылына озаттылар!


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^