Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [28.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

АЛМАЧУАР

(Өзекләр)

I

Өйдә тутырып бәрәңге пешергәннәр. Мин эттән яман ачыккан­мын икән. Күземә ак-кара күренмәде, каз йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләрне тозлап-тозлап арыш икмәге белән бөгәргә тотындым.

Үзем авыз тулы көенчә бурлы бия турында туктамый һаман сөйлим.

Әнкәй бер ачулана, бер көлә:

-  Сиңа, ахры, ат җене кагылгандыр, торсаң — шул, ятсаң — шул, бар белгәнең шул булды,-ди.

Мин, аның белән карулашырга уйлап, авызымны гына ачкан идем, түбән оч Фәһринең зур улы Сәпәр урам як тәрәзәдән баш тыкты да, ут чыккан кебек, акырып җибәрде:

-  Закир! Закир! Сөенче! Бурлы бияң колынлады,—ди.

Ни эшләгәнемне белмәдем, әни, аптырап:

-  Ай, бу бала харап була инде шул мал өчен! -дип кычкырып калды, мин, ашъяулыклар, табаклы бәрәңгеләр өстеннән атылып, йортка чаптым.

Әткәй бакча буенда арба төзәтеп маташа иде. Туры аңа ташлан­дым.

-  Әткәй, әткәй, әйдә тизрәк, бия колынлаган,—дип акырам.

Гаҗәп яратам мин шул әткәйне! Ул әз генә дә ачуланмады, ми­нем сүзне ишетү белән, урыныннан торды да коймага эленгән нук­таны алды:

-  Кем әйтте, сөенче бирдеңме?

Ул арада капкадан Фәхри малае Сәпәр сөенче сорап килеп кер­де.

Минем, каз кавырсыннары, чүпрәкләр сатып, сөенчегә дип әзерләнгән алты тиен акчам бар иде. Карап та тормадым, яшергән җирдән тиз генә алдым да Фәхри малаена китереп тоттырдым.

Без әткәй белән Өзән елга буена колынны алырга киттек.

II

Шәп маллар аякланып туа диләр.

Ахрысы бу сүз дөрестер.

Без барып җиткәндә, колын үзенең әле бик ныгып бетә алмаган нечкә аяклары белән саклана-саклана басып йөри башлаган иде инде.

Бичаракаем, бик ачыгып туган, күрәсең: әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, әнкәсенең сөт белән тулып каткан имчәкләрен суы­рып азаплана.

Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым. Үзенең нуктасы белән аңа якын килә башлагач та, ул, баласын бирмәскә тырышкан ана арыслан кебек, әллә нинди яшел тавышлар белән чинап, әткәй өстенә ташланмакчы булды. Йомырылып тешләргә, чыелдап, колынының әле бер, әле икенче ягында йөгереп тибәргә итеп карады.

Ләкин безнең әткәй курку дигәннең нәрсә икәнен белми, маллар да аның болай икәнен аңлыйлар булса кирәк. Биянең дулавына — тешләргә, тибәргә омтылуына карамастан, әткәй туры барды да муе­нына нуктаны ташлады; алай-болай иткәнче, бурлы биянең башы калын нукта эченә кереп тә өлгерде. Мин аптырап, хәйран булып тик тордым. Шатландыммы, юкмы - белмим.

III

Тик өйгә алып кайтып, бияне кое баганасына бәйләп куйгач кы­на, мин үз-үземә исәп бирә алырлык булдым.

Колын чыннан да гаҗәеп бер нәрсә иде.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^