Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [39.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

КИЕК КАЗЛАР

Яңгырларда-явымнарда,

Давылларда-җилләрдә

Киек казлар кыйгылдаша

Мин белмәгән телләрдә.

Киек казлар кыйгылдаша,

Жырлашалар микәнни?

Туган илләр кала бит дип

Елашалар микәнни?

Безнең дә бит шулар сыман

Киткән еллар бар иде;

Кыйгак-кыйгак, илем ерак,

Дигән чорлар бар иде.

Киек казлар кыйгылдаша,

Сау бул, якташ, диләрдер;

Әллә кайтыр, әллә кайтмас

Безнең башлар, диләрдер. 56

Казлар кебек очасылар,

Китәселәр юк инде;

Кыйгак-кыйгак, илем ерак,

Дияселәр юк инде.

Кыйгылдашып болытларда

Мин белмәгән телләрдә,

Киек казлар китеп бара

Мин күрмәгән илләргә.

Сораулар һәм биремнәр.

1. Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.

2.  Туган җирләрдән җылы якка китүче нинди киек кошларны беләсез, алар ни сәбәпле китәләр дип уйлыйсыз?

3.  "Киек казлар" шигыренең эчтәлеге белән автор биографиясе арасында

уртаклык бармы? Шул хакта фикер алышыгыз.

4.  Шигырьнең төзелешенә игътибар итегез. Рифма һәм ритмны күзәтегез.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^