Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [4.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Габдулла Тукай

(1886-1913)

Габдулла Тукай үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, ягъни сәнгать кешесе өчен иң югары һәм үзгәрмәс бәя алды. Бик сирәк талант ияләренә генә на­сыйп була торган мондый бәя байтак дәрәҗәдә шагыйрь язмышы­ның милләт язмышыннан аерылгысыз булуы белән аңлатыла иде. Ачыграк әйткәндә, ул татарның тарихи язмышын үз башыннан ки­черде һәм иҗатын да шушы язмышка багышлады.

Үзенең балалык елларын Тукай "Исемдә калганнар" исемле ав­тобиографик очеркында ачык гәүдәләндерә. Ул 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф гаиләсендә дөньяга килә. Гәрчә аның тууын ата-анасы бары изге ниятләр белән һәм ак бәхетләр теләп көтеп алса да, язмыш баштан ук аңа карата кырыслык күрсәтә. Чөнки алты айлык вакытында — атасы, ә дүрт яше тулып килгәндә анасы да үлеп, ул бу дөньяда япа-ялгыз кала һәм кулдан-кулга йөртелә башлый.

Башта ул Өчиле авылындагы бабасының ишле гаиләсенә барып эләгә. Анда бу артык тамактан тизрәк котылу ягын карыйлар һәм тиз арада бер ямщикка утыртып Казанга озаталар. Печән базарында ямщик сабыйны кая куярга белми аптырап йөргәндә, Мөхәммәтвәли исемле кеше очрап аны үзенә асрау бала итеп ала. Әмма Яңа Бистәдәге тормыш нәни Габдулла өчен бик кыска гомерле була. Бер-ике ел үтүгә үги әтисе белән әнисе, икесе берьюлы авырып китеп һәм баланың тагын берүзе калуыннан куркып, аны кабат Өчилегә

озаталар. Бу авылда яңадан малайны тизрәк каядыр җибәрү ягын карыйлар һәм бераздан аны Сәгъди исемле кеше үзенә уллыкка Кыр­лайга алып китә. Авылның хезмәтчел халкы, бәйрәмнәре һәм таби­гате белән якыннанрак танышу, гыйлемгә беренче адымнар ясау, аның дөньяга күзе ачыла башлаган урын булып хәтерендә кала. Кыр­лайда да озак яшәргә туры килми яшь Габдуллага. Бу авылда ике елга якын яшәгәч, язмыш аны тагын юлга озата. Бу юлы Габдулла­ны Уральск шәһәрендә яшәгән туганнары үзләренә соратып алалар. Гәрчә бу шәһәрдә дә башта җизнәсе өендәге хезмәтчеләр янында, аннары мәдрәсәдә ачлы-туклы гомер кичереп, моңа кадәрге яшәешен дәвам итсә дә, Уральск бер үк вакытта Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача. Биредә мәдрәсәдә һәм аның каршындагы рус клас­сында укыганда ул халык иҗаты, татар, рус һәм дөнья әдәбияты белән ныклабрак кызыксына башлый. Бераздан яшь Тукай үзе дә олы шагыйрьлек юлына аяк баса. "Фикер" газетасын, "Әлгасрел җәдит" һәм "Уклар" журналларын чыгаруда актив катнашып, ул иҗат эшен редакторлык һәм журналистлык эше белән тыгыз бәйләп алып бара. Шундый күпкырлы эшчәнлеген ул 1907 елда Казанга күчкәч тагын да рухланыбрак дәвам итә. Матбугаттагы беренче шигъри чыгышыннан ("Голүмең бакчасында", 1905) алып Казанның Кляч-кин больницасында үлем түшәгендә язылган соңгы шигырьләренә ("Буш вакыт", "Мәктәп" һ. б.) кадәр ул үзенең бөтен, иҗади көчләрен туган халкына хезмәт итүгә, аны милләт буларак саклауга һәм үстерүгә багышлады. Шуңа күрә ул үзе исән вакытта ук милләт шагыйре булып танылды, ә


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^