Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [40.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ТАЛАНТЛЫ СИН, КЕШЕ ТУГАНЫМ

Азмы йөрдем

Илләр эчендә...

Каршы алып һәр җир үз күреп,

Озатып калды изге дус кебек.

Гомер итеп юллар өстендә,

Азмы гиздем илләр эчендә.

Янтарь сыман сары каралты

Көлемсери юлым читендә,

Туктап калдым баскан җиремдә:

Эндәшкәндәй

Үзенә каратты

Янтарь сыман сары каралты.

Үзе бары гади агачтан,

Балта белән иҗат ителгән.

Ләкин аңа

Кеше хисеннән,

Матурлыктан нидер катнашкан,

Үзе гәрчә гади агачтан.

Очрый һаман миңа юлларда

Илһам белән тулы йөрәкләр.

Йөрәк катнашмаган хезмәтләр

Юлыкмады миңа юлларда,

Илләр аша үткән елларда.

Талантлы син, Кеше туганым,

Сәләтле син һәрбер иҗатка.

Дөнья дигән бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың,

Талантлы син, Кеше туганым.

каралты - төрле хуҗалык корылмалары

юлыкмады - очрамады

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Шигъри строфаларда бер үк сүз тезмәләренең кабатлануын сез ничек аңлыйсыз? Шагыйрь аларны нинди максатта кулланган дип уйлыйсыз?

2.  Шагыйрь кешене ничек бәяли? Авторның биографиясенә бәйләп, ши­гырьнең эчтәлеген ачыклагыз, шул хакта фикер алышыгыз.

3.  "Сары каралты" сүз тезмәсе бу очракта нәрсә аңлата?

4.  Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^