Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [41.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Гадел Кутуй

(1903-1945)

1903 нче елның 28 нче ноябрендә хәзерге Пенза өлкәсенә кергән Татар Кынадысы авылында крестьян гаиләсендә туа. Укырга-язарга туган авылында өйрәнгәч, 1912 нче елда Кутуевлар гаиләсе Самара губернасындагы Алексеевск авылына туганнары янына күчеп килә. Биредә Гаделша рус мәктәбенә укырга керә. 1917 нче елда Кутуев­лар Самара шәһәренә килеп урнашалар. Монда Гаделша, мәктәптә укуын дәвам итү белән бергә, рус язучысы А. Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, анда рус поэзиясе, бигрәк тә В. Маяковский иҗаты белән актив кызыксына һәм үзе дә рус телендә шигырьләр яза башлый. Бер үк вакытта яшь Гаделшада татар әдәбияты белән дә якыннанрак танышу теләге көчәя. Шушы максаттан һәм югары белем алу нияте белән, ул 1920 нче елда Казанга килеп, андагы политехника институтының химия факультетына укырга керә. Әмма техник фәннәрдән тәм таба алмыйча, Гаделша икенче курстан соң институтны калдыра һәм татар-башкорт хәрби мәктәбендә әдәбият укыта башлый. Бу вакытта ул Казандагы әдәби тормышта актив катнаша һәм әдәбиятта алып барылган үзгәрешләр ташкынына ки­леп эләгә.

Аның заман модасына ияреп язылган шигырьләре ул вакытта әдәби даирәләрдә зур гына шау-шу тууга сәбәпче булалар. Бераздан Г. Кутуй үзе дә беренче шигъри адымнарының формалистик мавы­гуга корылган булуын аңлый. Әдәби белемен арттыру нияте белән ул 1925 нче елда Казандагы Көнчыгыш педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә һәм аны 1929 нчы елда тәмамлагач, мәктәпләрдә һәм Казан авиация техникумында әдәбият укыта. Бер үк вакытта ул иҗат эшчәнлеген дә киң җәелдерә: ши­гырьләр, хикәяләр, пьесалар яза, матбугат битләрендә күп кенә пуб­лицистик мәкаләләр, очерклар һәм фельетоннар бастыра.

1935 нче елда Г. Кутуйның иң күренекле әсәре -"Тапшырылма­ган хатлар" повесте дөнья күрә.

Сугыш башлангач, Г. Кутуй, башка бик күп татар әдипләре ке­бек үк, фронтка китә һәм анда кулына винтовка белән каләм тотып көрәшә. Фронт газеталарында сугышчыларның батырлыкларын һәм патриотик хисләрен чагылдырган күпсанлы әдәби-публицистик яз­малары басыла. 1944 нче елда Казанга иҗади командировкага кайт­кач, ул балалар арасында популяр булган "Рөстәм маҗаралары" дигән маҗаралы повестен яза. 1944 нче елда Беренче Белоруссия фрон­тында татар телендә чыккан "Кызыл Армия" газетасы редакциясендә эшли башлагач, Г. Кутуй, күп кенә газета материаллары белән бергә, сугыш елларындагы аеруча хәтергә кереп калган әсәрләрен -"Без -сталинградчылар" һәм "Сагыну" нәсерләрен иҗат итә. Болар татар әдәбиятының традицион жанрын сугыш елларында заман рухына туры китереп яңартуның күркәм үрнәкләре булдылар.

1945 нче елның язында сәламәтлеге начарланган Г. Кутуй госпи­тальгә эләгә һәм шул елның 15 нче июнендә Польшаның Згеш шәһәрендә үлә.

НӘСЕР

"Нәсер" сүзе гарәпчәдән алынган һәм проза төшенчәсен аңлата. Көнчыгыш әдәбиятларына карый торган бу жанрны шигъри проза дип атарга мөмкин. Әдипләр аны геройның гаять киеренке һәм нечкә уй-кичерешләрен зур эмоциональ көч һәм шигъри ритм белән ча­гылдыру максатында файдаланалар. Нәсергә гадәттә җәмгыять тор­мышы бик киеренке төс алган һәм анда кискен үзгәрешләр барлыкка килгән вакытларда шушы киеренкелек һәм үзгәрешләрнең шәхес күңеленә тәэсирен ачу өчен мөрәҗәгать итәләр. Татар әдәбиятында да ул иҗтимагый-сәяси һәм үзгәрешләр чорында, мисал өчен Ок­тябрь революциясе алды елларында, гражданнар һәм Ватан сугышы көннәрендә бермә-бер активлашып киткән иде. Ватан сугышы елла­рында күп кенә әдипләр мөрәҗәгать иткән нәсер жанрының иң күркәм үрнәкләрен Гадел Кутуй бирде. Аның нәсерләрендә әлеге ил язмышы хәл ителгән елларда совет кешеләренең патриотик хисләре аеруча калку булып гәүдәләнде.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^