Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [46.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Рөстәм әбинең бу сүзләреннән чак кына кычкырып көлеп

җибәрмәде. Мин ашаган майны да күсегә сылтарлар микән дип, ул туйганчы ашады. Кухняга чыгып, әбинең күз алдында йотлыга-йот-лыга су эчте. Чүмечне куйганда, янә тавыш чыгарды. Әби табагач алды һәм өстәл астына иелде:

-  Ышыт-ышыт, нәләт суккырлары!

Рөстәм, кычкырып көлмәс өчен, телен тешләде. Өстәл артына утырып, әлеге мәгълүм язуны язды. Аны китап эченә салды да, дәресләрен карарга кереште.

Гайшә апа кергәндә, букча өстәлдә ята иде. Ул шуңа ташланды. Рөстәм утырган урыныннан сикереп торды, әнкәсенең муенына са­рылырга, йөгереп барып әнкәсен кочарга, күп-күп итеп үбәргә теләде. Ләкин аяклар тыңламадылар. Ул баскан урынында катып калды. Рөстәм үзенең нинди авыр хәлдә калуын хәзер генә аңлады: димәк, әнисе аны күрми һәм күрмәячәк. Рөстәм аның кайгы-хәсрәтен тыңлар, аның елап утыруын күрер, ул йоклаган чакта, аның янына барыр, үбәр дә бәлки. Әтисе белән дә, әбисе белән дә шул ук хәл булыр. Ә алар Рөстәмне юк дип йөрерләр...

Гайшә апа ишегалдына чыгып, улым, улым дип, Рөстәмне эзләп йөргән чакта, Рөстәм үзенчә бер карарга килде: китәргә булды. Өйдә калса, аңарда әти-әнисен кызгану хисе өстенлек алачак. Аны фронт көтә, башлары киселми калган немецларның башларын кисәргә кирәк. Ул букчасын алды һәм ишеккә таба атлады. Нәкъ шул чакта әнисе кайтып керде, букчага дип өстәлгә кулын сузды. Мәгълүм ки, букча озак табылмый торды. Рөстәм, ата-ананың тирән хәсрәтләнүләренә түзә алмыйча, букчаны өстәлгә китереп куйды. Баягы язу килеп чыккач, Рөстәм аны ник язганына үкенде. Аны букчада онытып кал­дыруына ачуланды. Инде эзләү башланачак, кирәкмәгәнгә йөрүләр китәчәк, бик ихтимал, Рөстәмгә дә комачаулык ясарлар. Ә эзләүдән ни файда? Барыбер таба алмаячаклар ич... Тапсалар ни? Менә бит ул аларның яннарында басып тора... Күрмиләр генә! Әйе, ата-ана өчен, бүтәннәр өчен хәзер ул бар да, юк та.

Бу хәл Рөстәмне кинәт олыландырып җибәрде, болай да акыллы иде ул, зурлар сүзенә колак салырга ярата торган иде. Хәзер исә тагы да үсте, җитдиләнде, искиткеч вакыйга аның үзенең дә искит­кеч булуын таләп итте. Рөстәм үз язмышын үзе хәл итәргә тиеш икәнлекне аңлады һәм зурларча акыл йөртә башлады.

хосусияте - асылы, үзлеге

шук малай — шаян малай

мәгълүм-билгеле, таныш

1.  Рөстәмнең могжиза турындагы хыялы ничек тормышка аша?

2.  Әсәрдә чынлык дөньясы белән хыял дөньясы ничек яраштырып бирелгән?

3.  Рөстәмнең нинди сыйфатлары сезгә ошый?

4.  "Рөстәм маҗаралары" повестен тулысынча укыгыз һәм фикер алышы­гыз.

                  


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^