Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [47.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ЗИФА БАСЫЙРОВА

(1910-1979)

Зифа Басыйровага консерваторияләрдә укырга туры килмәгән. Ул атаклы җырчылар сафына нәсел-нәсәбе бүләк иткән табигый музыкаль сәләте, моңлы күңеле, тавышының ягымлы лирик тембры ярдәмендә килеп кергән. Табигать Зифа Басыйровага җанны рәхәтләндерә торган бик тә моңлы, матур тавыш бүләк иткән.

Һәр җырчының үз моңы, үз тавышы, үз аһәңе булган кебек, Зи­фа Басыйрованың да үзенә хас үзенчәлекләре бар. Бигрәк тә "Ра­май" җырын гаҗәп зур осталык белән башкара. Бу җыр сугыштан соңгы елларда иң популяр җырларның берсе була. "Рамай" җырын күпләр башкара, әмма халыкның күңел түрендә фәкать Зифа Басыйрова җырлаган "Рамай" гына саклана. Чөнки бу җырның күңелләрне кузгата торган ниндидер романтик серле рухын бүтән беркемнең дә аның кебек тылсымлы моң белән бизәп бирә алганы юк. Җырның кайбер авазларына ул аеруча басым ясап "Рамай" дип куя, кайбер урыннарда сагышлы моң бигрәк тә көчәеп китә.

Зифа Басыйрава, замандашлары кебек үк, үлем-җитем белән тул­ган сугыш елларының ачысын татыган кеше. Яшьли ятим калган бу Мөслим кызына бик күп кыенлыклар кичерергә, авыр тормыш мәк­тәбе узарга туры килгән.

Аның ирен, беренче балалары тугач ук, халык дошманы дигән яман исем тагып, кулга алганнар. Шунда ул юкка да чыккан. Зифа кулындагы яшь баласы белән берүзе кала. Яшь ананың кулында сабые, күзендә яшь. Кая барып сыенсын? Кемнән ярдәм көтсен? Бу газаплар бәлки коточкыч фаҗига белән тәмамланган булыр иде, аны яхшы күңелле, олы җанлы, мәрхәмәтле күршеләре генә коткарып калганнар.

Зифа Басыйрова яратып башкарган "Хуш, авылым" җыры аерым бер урын алып тора. Бу "Күзләр" пьесасыннан алынган Рәисә җыры. Спектакль барышында ук йөрәккә барып тия:

Кай илләргә илтер икән

Без барасы олы юл?

Каберең белән саубуллашып

Китәм, бабай, бәхил бул.

Спектакльдә бу җырны шәһәргә дәваланырга китүче бер кыз бала җырлый. (Ә ул Зифа Басыйровага ире җыры булып, саубуллашу җыры түгел, ә бәлки бәхилләшү җыры булып тоела.) Салих Сәйдәшев язган бу көй Зифа Басыйрова башкаруында фаҗига авазы булып ишетелә.

Зифа Басыйрованы тыңлаганда аның көйләрне үз зәвыгына туры китереп, җаны теләгәннәрне генә сайлый алуына игътибар итәсең. Халкыбыз рухының җәүһәрләре, күңелне якты өметләр белән рух­ландыручы, затлы, кыйммәтле моңнарны үз халкына җиткерүче дә. Ул җырлый башласа, дөнья мәшәкатьләрен бөтенләй онытып музы­ка дөньясына чумасың. Әйтерсең ул җырындагы гүзәллекне күреп калырга тырыша. Зифа Басыйрованың исеме җөмһүриятебезнең бар­лык почмакларында һәм аннан еракларда да киң танылды. Кайда гына чыгыш ясаса да, ул тыңлаучыларны үзенең гаҗәеп матур җыр­лавы белән әсир итте, чөнки аның бөтен иҗаты тирәнтен халыкчан иде.

Җыр сәнгатенә зур өлеш керткән, тылсым көченә ия булган, Татарстанның халык артисткасы Зифа Басыйрованың исеме халкы­быз йөрәгендә мәңге сакланыр.

Биремнәр.

1.  Зифа Басыйрова турында сез ниләр белдегез? Шул турыда сөйләгез. Аның тарафыннан башкарылган җырларны тыңлап карагыз.

2.  Зифа Басыйрова башкарган җырларны туплап, әдәбият дәфтәрегезгә языгыз.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^